Ватанны саклаучы һәм гаиләсе өчен терәк
Язгы бәйрәм алдыннан, 6 мартта, безнең якташыбыз Пәрвиз Латифов үзенең туган көнен каршылый.
Аның якыннары өчен бу календарьдагы гади дата гына түгел, ә бүген Ватанны саклаучы дигән мактаулы исемне намус белән йөрткән ке-шегә мәхәббәт сүзләре әйтү өчен сәбәп тә. Әмма Пәрвиз — бай хәрби тәҗрибәсе булган сугышчы гына түгел. Ул — абый һәм яраткан ир-ат, соңгы вакытта тормыш кыйммәтләрен яңадан бәяләгән кеше.
Батырлык юлы
Пәрвизнең алгы сызыктагы юлы — ныклык һәм батырлык тарихы. Мобилизаци-яләнгәннән соң ук ул үзен ышанычлы сугышчы итеп күрсәтә. Аның «хезмәт юлы» үзе үк күп нәрсә турында сөйли: дистәләрчә операцияләр, ә күкрә-ген солдат өчен иң дә-рәҗәле бүләкләрнең берсе — «Батырлык өчен» ордены бизи.
Кызыклысы шунда: югары бүләккә тәкъдим ителүе турында Пәрвиз штабта түгел, ә эштән соң гына белә. Бу аның һәм иптәшләренең 11 әсир алганнан соң һәм Прогресс юнәлешендә, Очеретино торак пункты тирәсендә (ДНР, Авдеевка юнәлеше) терәк пунктын саклап калганнан соң була. Аның өчен бу бары тик башкарылырга тиешле эш кенә була.
Якыннары әйтүенчә, Пәрвизнең холкы кызу, әмма ул хаталарын таный белә һәм үпкәне озак сакламый. Бу — чын ир-ат сыйфаты: үпкә саклап йөрмәү, ә хаталарны күрә белү. Иң киеренке мизгелләрдә дә, алгы сызыкта булганда да, ул туганнары белән элемтәгә чыгып, аларны тынычландырырга мөмкинлек таба.
«Безнең барысы да яхшы һәм шулай булачак та, борчылмагыз», — дип әйтә торган бул-ган ул. Аны бу ышанычы, күрәсең, сугышта да саклаган.
Тормыш кыйммәтләре
турында уйлану
Сугыш кешене үзгәртә. Ул яндыра да, чыныктыра да, тор-мыштагы әһәмиятле нәрсәләрне ап-ачык күрсәтә. Пәрвиз да моннан читтә кал-мый. Якыннары аның эчке дөньясында зур үзгәрешләр булуын сизгән: тормышка ка-рашы үзгәргән.
Элек көндәлек мәшә-катьләр арасында мөһим нәрсәләр кай-чак күздән ычкынган булса, хәзер Пәрвиз өчен барысы да ачык. Иң мөһиме — җиңүләр саны да, бүләкләр дә түгел, ә якын кеше-ләренең тынычлыгы һәм шатлыгы. Бүген ул якыннары янында үзен рәхәт һәм бәхетле хис итеп яши. Көчне дә ул нәкъ шуннан ала. Аның төп терәге — пар канаты: яраткан хатыны Алена һәм гаиләсе.
«Бу ике терәк булмаса, яшәүнең мәгънәсе юк», — дигән гади, әмма тирән хакыйкатьне Пәрвиз сынаулар аша узгач кына аңлаган.
Ышанычлы тыл
Аның артында ныклы тыл бар. Бу — әтисе Рәхим Сәйфаддин улы һәм әнисе Тураҗ Сәфәр кызы, иманлы һәм киң күңелле кешеләр. Аларның йортында һәрвакыт ярдәм сорап килүчеләр өчен ишек ачык, алар беркайчан да чит кайгыга битараф калмый. Пәрвиз янында аның ир туганы Тәбриз дә бар.
Буш вакыт табылган сирәк мизгелләрдә Пәрвиз документаль фильмнар карарга ярата — бәлки, ул шулай итеп бүген үзе дә катнашкан тарихны тирәнрәк аңларга тырышадыр.
Туган көне
белән котлаулар
Әти-әнисе һәм абыйсы:
«Кадерле Пәрвиз! Син безнең горурлыгыбыз һәм терәгебез. Сиңа никадәр авыр икәнен аңлыйбыз, әмма синең рухың никадәр көчле икәнен дә беләбез. Сине Аллаһы Тәгаләбез сакласын, изгелек һәм бәхет юлыннан алып барсын. Без һәрвакыт синең янәшәңдә булырга, һәр мизгелеңдә ярдәм итәргә әзербез. Һәрчак көчле һәм ба-тыр йөрәкле булып кал».
Алена:
«Кадерле кешем, елмаюларың, минем турында уйлавың һәм кайгыртуың өчен рәхмәт сиңа. Алда сине тынычлык, шатлык һәм иминлек көтсен. Мин сиңа ышанам һәм бәхетебез белән мәхәббәтебез һичшиксез бер-берсен табачагын беләм. Туган көнең белән, минем героем! Һәм онытма: барысы да яхшы булачак, чөнки мин синең янәшәңдә».
Газета редакциясе дә Пәрвизны туган көне белән котлый! Юлыңда һәрвакыт тынычлык, күңелеңдә — иминлек булсын. Өеңдә сине якыннарың көтеп торсыннар, ә юлдашың бары тик уңышлар булсын. Син күп сынаулар аша үттең һәм иң мөһимен — тормышның һәм мәхәббәтнең ка-дерен аңладың. Алар һәрвакыт синең белән булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев