Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ветеран белән очрашу

Кр.Баран мәктәбендә Бөек Ватан суышы ветераны, әлеге авыл кешесе Баранов Борис Филиппович белән очрашу булды. Ул сугышны аркылыга-буйга диярлек кулына автомат тоткан килеш узган.

Хәзер Луганск шәһәрендә яшәүче ветеран белән очрашуга югары һәм кече сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, шулай ук өлкән буын кешеләре килде.

Борис Филиппович үзенең тормышы, узган гасырның авыр кырыгынчы еллары турында кызыклы итеп сөйләде, ә якташлары, үз чиратларында, төрле сораулар бирделәр: укучыларны, атап әйткәндә, ветеранның фронт тормышы, сугыш елларында кешеләрнең ничек яшәүләре кызыксындырды, ә өлкән буын кешеләренең бүген Украинаның ничек яшәве хакында ишетәселәре килде. Фронтовик сорауларга тулы җаваплар бирде.

Борис Филиппович шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Донецк янында кулы яралануы, Анапа шәһәрендәге госпитальдә дәвалануы турында да сөйләде. Ул соңыннан Луганскида очучылар әзерли торган училищеда укый, шунда озак көтелгән Җиңүне каршылый. Шул ук шәһәрдә баштан кичке ун

ъеллык мәктәпне, аннары Луганск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Өйләнгән, кызлары бар. Пенсиягә чыкканчы агроном булып эшли. "Ватан сугышы", "Кызыл Йолдыз" орденнары, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә, башка бүләкләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев