“Язылган өчен телевизор” акциясе тәмамланды
17 февральдә Казанда "Татмедиа" вакытлы матбугат басмалары абунәчеләре арасында призлар уйнату булып узды.
Татарстанның төрле почмакларыннан 55 абунәче җиңүче булды. Алар арасында Алексеевск кешесе Айгөл Хәмит кызы Сәйфетдинова да бар, ул районның иң актив язылучысы - иң зур суммага квитанция җибәргән. Без даими укучыбызны җиңүе белән котлыйбыз. Якын арада тантаналы шартларда аңа бүләкне тапшырачакбыз.
Уйнатуның төп призы -телевизор Арча районы кешесенә насыйп булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев