Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Әдәби кунакханә: Булат Ибраһим 3нче мәктәп укучылары белән очрашты

Кирәкле, файдалы очрашу.

22 апрельдә, мәктәбебездә укучылар һәм районның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре өчен оештырылган “Әдәби кунакханә” проектының быел ундүртенче «Утырып сөйләшик әле бер...» исемле очрашуы булып узды.  

«Әдәби  кунак-ханә»нең быелгы кунагы - шагыйрь, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге мөдире - Булат Ибраһим (Ибраһимов Булат Хәким улы). Бүгенге әдәби кунакханәбез татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Туган тел атналыгы кысаларында үткәрелде.

Кичәбез 5В сыйныфы укучылары башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе) белән башланып китте.

Очрашуда «Балык теле», «Шагыйрь», «Безнең эзләр», “Утырып сөйләшик әле бер...” китаплары авторы Булат Ибраһимның тормыш юлына һәм күпьяклы иҗатына күзәтү ясалу белән беррәттән, шагыйрьнең бик мавыктыргыч, мәгънәле чыгышлары да тыңланды. Мәктәп укучыларыбыз авторның “Исем эзлим песиемә” (Яруллин Әмирхан, 3Б сыйныфы), “Нинди төшләр күрәсең син, бабай?” (Минаков Илһам, 9Б сыйныфы), “Солдатская песнь” (Чунин Захар, 10Б сыйныфы) шигырьләрен сөйләделәр.

26 апрель Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, мәктәп укучыларыбыз бөек шагыйребезнең дә шигырьләрен яттан өйрәнгәннәр. Вәлиева Ясминә (4Б сыйныфы) белән Тукмакова Айгөл (6Б сыйныфы) “Карлыгач”, Вәлиева Әдилә (6Б сыйныфы) “Кызыклы шәкерт”, Гаязова Зилә (7Б сыйныфы) “Сабыйга”, Гаязова Миләүшә (6А сыйныфы) “Шаян песи” шигырьләрен сөйләделәр. 2 сыйныф укучылары Гаязов Булат, Нуруллин Нуретдин, Зарипов Бәхтияр Сәрия Хафизованың “Апрель” шигырен укыдылар.

Биюче кызларыбыз “Эх тала, тала” биюе белән чыгыш ясадылар (җитәкчеләре Мигушина В.Е.).

Очрашу ахырында укытучылар, килгән кунаклар 3А сыйныфы укучыларына кушылып “Туган тел” җырын бергәләп башкардылар.

Шагыйрь Булат Ибраһим балаларның, килгән кунакларның сорауларына җавап бирде, киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты. 

Тамашачылар тарафыннан рәхмәт сүзләре әйтелде, якты, истәлекле, бик файдалы очрашу булды, дип бәяләнде.

Надежда Баранова, Г.С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев