Дүрт ел дәвамында сабыйны җитәкләп тормыш юлыннан алып бару, аналарча назлы кайгырту, фән һәм мәдәният нигезләренә өйрәтү, илебезнең булачак гражданинын тәрбияләү – башлангыч сыйныф укытучысының язмышы һәм максаты.
Урта Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Хәниф кызы Гыймадиева үзенең тормышын шушы максатка багышлаган. Бу көннәрдә хезмәт-тәшебезнең 55 яшьлек юбилее. 1970нче елның ямьле җәендә, Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында, әти-әнисенә һәм ике абыйсына сөенеч булып, дөньяга килә ул. Кечкенәдән үткен, ярдәмчел, эшчән булып үсә, мәктәптә тырышып укый.
Урта Тигәнәле урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Чистай педагогия училищесына укырга керә, тәрбияче һөнәрен үзләштерә. 1989нчы елда диплом алып, үз авылындагы «Ләйсән» балалар бакчасына эшкә урнаша. Бер елдан мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта башлый, шул ук вакытта читтән торып, Яр Чаллы дәүләт педагогика институтында югары белем ала. Озак еллар башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләү – иң гаҗәп, уникаль һәм мактаулы һөнәр. Баланы укырга, язарга өйрәтү, коллективта эшләү күнекмәләрен тәрбияләү, әхлакый нигез салу, матурлыкны һәм яхшылыкны күрергә өйрәтү – бу беренче укытучының көн саен башкара торган хезмәте.
Башлангыч мәктәп яше – һәркем тормышында мөһим чор, шуңа күрә беренче укытучының бала өчен белем бирүче генә түгел, ә аңлаучы һәм киңәш бирүче якын кеше булуы да бик зарур. Хезмәттәшебез Гү-зәлия Хәниф кызы нәкъ менә шундый сыйфатларга ия дә инде.
Ул күп еллар эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплаган, күпме балага белем, йөрәк җылысын биргән. Аларның күбесе өчен ул укытучы гына түгел, икенче әни дә. Таләпчән, ләкин шул ук вакытта сизгер җанлы хезмәттәшебез һәр укучының йөрәгенә ачкыч таба. Аның беренче укучылары хәзер инде үзләре гаилә корып, балалар үстерә. Авылда калган укучыларының балаларына да Гүзәлия апалары белем бирә. Ул кайчандыр кулларыннан тотып язарга, бармак төртә-төртә укырга өйрәткән укучылар арасында бүген кемнәр генә юк. Табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр, икътисадчылар, шоферлар – барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар. Төрле өлкәләрдә ил-көнгә кирәкле кешеләр булып яшәп ятулары. Үзенең укучылары белән ихластан горурлана мөгаллимә.
Аның барлык дәрес-ләрен ачык дип санарга мөмкин – алар югары дәрәҗәдә уза. Укытучы үз сабыйлары белән уртак тел таба, балалар проблемаларын аңлый һәм һәр укучыны бер үк дәрәҗәдә ярата. Аның өчен иң мөһиме – бала күңеленә салынган иң яхшы сыйфатларны ачыклау, балаларның үзләре алган белемнә-реннән шатлык алуы, мәктәпне тәмамлагач, тормышта үз урыныннарын ачык аңлау. Гүзәлия Хәниф кызы үз эшенә чын күңелдән бирелгән сәләтле укытучы. Аның методик “копилка”сы дәрес, сыйныфтан тыш чаралар, фәнни-тикшеренү эшләре һәм төрле презентацияләр белән тулы. Заманча инновацион технологияләрне уңышлы үзләштереп, укытучы яңа методик алымнар, укыту эшчәнлеген оештыру ысулларын эзли. Аның җитәкчелегендә укучылар функциональ грамоталылык нигезләрен үзләштерә.
Аның оста куллары һәм бетмәс энергиясе могҗизалар ясый. Сыйныф бүлмәсендә ел әйләнәсендә гөлләр шаулап чәчәк атып утыра, анда укытучы һәм укучылар кулы белән ясалган искиткеч эшләнмәләр бихисап күп. Укытучы укучыла-рының төрле өлкә-ләрдә сәләтләрен үстерүгә дә аерым игътибар бирә. Аның күп кенә укучылары муниципаль, респуб-ликакүләм дәрәҗәдәге бәйгеләрнең җиңү-челәре һәм призерлары.
Гүзәлия Хәниф кызы үзе дә һәрдаим һөнәри осталык конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулый. Үз hөнәренә тугры калган, гомеренең 36 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог укыткан укучылары, ата-аналар, хезмәттәшләре арасында олы хөрмәткә лаек кеше. Хезмәттәшебез гаи-ләсендә дә үрнәк әни һәм ышанычлы тормыш иптәше. Алар ире Марат белән уллары Азатны тәрбияләп үстерделәр. Азат һөнәри белем алып, район үзәгендә эшли, әти-әнисенә зур таяныч.
31нче июльдә Гүзәлия Хәниф кызына 55 яшь тула. Аны бу олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Хөрмәтле хезмәттәшебез, сезгә хәерле гомер, гаилә тигезлеге, сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сабырлык, эшегездә уңышлар телибез! Һәрчак шулай шат күңелле, оптимист рухлы, олы йөрәкле булып калыгыз! Киләчәктә тагын бик күп туган көннәрне каршы алып сөенеп яшәргә язсын!
Иң изге теләкләр белән Урта Тигәнәле урта мәктәбе коллективы һәм профсоюз оешмасы.
Нет комментариев