Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Аның җитәкчелегендә биналар төзелде, гөмбәзләр калкып чыкты

19 июньдә Алексеевскида яшәүче, алтын куллы оста Сергей Кирилов үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Туган бистәсе һәм республика өчен ул гаять зур хезмәт куйган кеше. Үзенең бригадасы белән бергә торак йортлар һәм җәмәгать биналары төзегән, нәфис түбә ябу эшләре белән шөгыльләнгән, гөмбәзләр ясаган.

Без аның оныклары Альмира Хәкимова һәм Ксения Романова белән аралаштык. Алар яраткан дәү әтиләре турында аеруча җылылык белән сөйләделәр.

Сергей Ефимович Алексеевск районының Калиновка авылында дөньяга килгән. Күп балалы гаиләдә өлкән бала буларак, ул кечкенәдән үк әти-әнисенең төп терәге булган. Энесе һәм сеңелләрен тәрбияләшкән, йорттагы иң авыр эшләрне башкарган: малларга печән әзерләгән, утын кискән һәм ярган, сыерлар белән сарыклар көткән.

Ул Зур Полянка урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә математика һәм геометрия фәннәрен аеруча яхшы үзләштерә.

Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә хәрби хезмәтен үтәгәннән соң, Сергей Ефимович тормышын төзелеш белән бәйләргә карар итә.

Хезмәт юлын ул төзелештә гади эшче булып башлый. Эш барышында төзелешнең барлык нечкәлекләрен өйрәнә. Параллель рәвештә һөнәри белем ала һәм берничә белгечлек үзләштерә: квалификацияле стропальщик, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажчысы, эретеп ябыштыручы була.

Үзенең үсешкә омтылышы, югары осталыгы һәм эш процессын оештыра белүе нәтиҗәсендә ул бригадир итеп билгеләнә.

Аның җитәкче-легендә Алексеевск районында күп кенә торак йортлар һәм төрле объектлар, шул исәптән район прокуратурасы бинасы төзелә.

Ә 1998 елдан Сергей Ефимович түбә ябу эшенә бөтенләй бирелә. Ул нәфис түбә ябу һәм гөмбәзләр ясау осталыгын үзләштерә, шундый катлаулы һәм җаваплы эшне башкара алучы сирәк белгечләрнең берсенә әверелә.

Еллар дәвамында аның осталыгы туган районыннан читтә дә киң танылу ала. Үзенең бригадасы белән бергә Татарстанның төрле почмакларында чиркәүләр, часовнялар һәм башка әһәмиятле объектлар төзүдә һәм торгызуда катнаша.

Аның хезмәт биографиясендә Алексеевск районы аерым урын алып тора. Биредә Сергей Ефимович Воскресенск чиркәве, Казан Изге Герман часовнясында, Воскресенск чиркәвен төзелүнең 300 еллыгына багышланган часовняда, шулай ук Кыркүл һәм Ар. Баран авылларындагы объектларда эшләгән.

Аның хезмәт җимеш-ләрен республиканың башка районнарында да күрергә мөмкин. Әлки районында ул Сиктермә-Хузангай авылындагы яңа Николай чиркәвен төзүдә, Базарлы Матактагы чиркәүләрдә, шулай ук чуаш халкының «Уяв» милли бәйрәменә багышлап төзелгән «СССРның 100 еллыгы» паркындагы берничә уникаль корылмада катнаша.

Кама Тамагы районында Теньки авылындагы храмда, Лаеш районы Урта Девятово авылында Изге Николай Могҗизалар Тудыручы часовнясында һәм Алексий чиркәвендә, ә Питрәч районы Шихазда авылындагы чиркәүдә хезмәт куя.

Сергей Ефи-мовичның югары осталыгын тануның ачык дәлиле булып аның Казан Кремле территориясендәге эшләрдә катнашуы тора. Биредә ул Спас-Преображение монастыреның туганнар корпусына һәм 68 нче янгын сүндерү часте бинасына бакыр түбә ясау буенча катлаулы исәпләүләр үткәрә һәм проектны тормышка ашыра.

Аның соңгы һәм күңеленә иң якын эшләренең берсе – туган Алексеевск бистәсендәге «Әлфәт» мәчетенең манарасы. Бригадасы белән ул мәчетнең гөмбәзен һәм манарасын күтәрә. Оста өчен бу гади эш кенә түгел, ә туган җирендә үз эзен калдыру мөмкинлеге дә була.

– Дәү әтиегезнең нинди казанышлары, сыйфатлары яки гамәлләре белән аеруча горурланасыз?

– Безнең дәү әтиебез – иң акыллы, иң мәрхәмәтле һәм иң ышанычлы кеше. Ул безнең зур гаиләбезнең терәге, киң күңелле һәм алтын куллы остабыз, – дип сөйлиләр Альмира белән Ксения. – Казан Кремле территориясендә йөргәндә без дәү әтиебезнең таланты белән ихлас горурланабыз.

– Өегездә дәү әтиегез үз куллары белән ясаган әйберләр бармы?

– Әйе, дәү әтиебез өйдә дә күп нәрсәне үзе эшли. Без бигрәк тә аның безнең өчен төзегән җәйге беседкасын яратабыз. Анда бөтен гаилә белән җыелабыз, уйныйбыз, чәй эчәбез, бергә вакыт үткәрәбез. Ә гаиләбез бик зур һәм тату. Дәү әтиебезнең өч кызы, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Без аны бик яратабыз.

Бүген Сергей Ефимович һәм аның бригадасының тырыш хезмәт нәтиҗәләре Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә кешеләрне сокландыра. Алар төзегән һәр бина, күтәргән һәр гөмбәз кешеләргә хезмәт итә һәм туган җиребезне бизи.

– Кадерле дәү әти, бетмәс-төкәнмәс көчең, ярдәмең һәм зирәклегең өчен рәхмәт сиңа, – дип котлый юбилярны оныклары. – Сиңа ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм шатлык белән тулы озын гомер телибез. Синең тормыш юлың – безнең бөтен гаиләбез өчен иң зур үрнәк һәм юл күрсәткеч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев