Автомобиль белән правасыз идарә иткән өчен административ кулга алу билгеләнгән
Гаебен тану җәзаны йомшартты, ләкин кулга алудан коткармады.

Татарстан Республикасы Алексеевск 1нче район суды буенча суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүченең правасыз автомобиль белән идарә иткән өчен административ хокук бозу турындагы эш каралды.
Суд утырышы барышында гражданин А. гаебен таныды, аңлатма бирүдән баш тартты.
Җәза билгеләгәндә җәмәгать судьясы кылынган хокук бозуның характерын һәм шартларын, аның иҗтимагый куркынычын, гаепле кешенең шәхесен, мөлкәти хәлен, шулай ук аның якын туганнарының сәламәтлек торышын исәпкә алган. Гаебен тану да административ җаваплылыкны йомшартучы шарт буларак кабул ителде.
Гражданинның гамәлләре административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.7 маддәсендәге 2 өлеше буенча квалификацияләнгән. Нәтиҗәдә суд тарафыннан 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев