«Безнең тормыш – зур уртак хезмәт»: Закировлар 50 ел бергә
Алексеевскида яшәүче Закировлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте.

Алтын туй – ул тугрылык, зирәклек һәм гаилә җылысы бәйрәме. Быел Алексеевскида яшәүче Закировлар гаиләсе уртак тормышларының ярты гасырлык юбилеен каршы алды. Аларның мәхәббәт тарихы ерак 1975 елда башлана.
Яшь Хәмдия, Бавлы училищесын тәмамлагач, дусты белән бергә кояшлы Башкортстаннан Алексеевскига килә. Яшь белгечләрне җирле элемтә үзәгенә эшкә җибәрәләр. Ят як, таныш булмаган кешеләр – башта кыз өчен мондагы һәрнәрсә яңалык була. Әмма нәкъ менә биредә язмыш аның өчен иң мөһим очрашуны әзерләгән була.
Нәкъ бер атнадан соң санаторийдан яшь электромеханик Ирек кайта. Җитәкчелек яңа хезмәткәргә һөнәр серләрен үзләштерергә ярдәм итү өчен аны остаз итеп билгели. Яшьләр бер-берсенә шунда ук ошыйлар, һәм араларында мәхәббәт очкыны кабына. Уртак хезмәт көннәре, күңелгә якын сөйләшүләр һәм үзара ярдәм тиз арада чын мәхәббәткә әверелә.
Танышканнан соң бер ел үткәч, 1976 елда, яшьләр туй үткәрәләр. Тантана үзенчәлекле һәм истә калырлык була.
– Нәкъ шул елны Алексеевскида яңа балалар бакчасы ачылды, – дип искә алалар юбилярлар. – Иске бакча бинасы бушап калды, һәм безгә анда бәйрәм үткәрергә рөхсәт иттеләр. Туй бик күңелле һәм шау-гөр килеп узды.
Ирле-хатынлының тормышы һәр мәгънәдә нәтиҗәле булды. Халык зирәклеге әйткәнчә, чын ир-ат йорт салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш. Ирек Хөсәен улы белән Хәмдия Вазип кызы бу бурычны өч тапкыр үтәгәннәр: өч ул тәрбияләп үстергәннәр, өч йорт салганнар һәм өч агач (ә бәлки аннан да күбрәк) утыртканнар.
Гаилә башлыгы Ирек Хөсәен улы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге һәм үз эшенә тугрылыгы белән аерылып торган. Аның район электр элемтәсе үзәгендәге өзлексез хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә. Югары һөнәри осталыгы һәм үз һөнәренә бирелгәнлеге өчен аңа «Татарстан Респуб-ликасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хез-мәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.
Алтын туй – аерым бәйрәм. Ул ир белән хатын өчен генә түгел, ә аларның гаиләсе нәтиҗәсендә дөньяга килгән һәм үскән буын өчен дә зур вакыйга. Бүген Ирек һәм Хәмдия Закировлар – байлыклары акча белән түгел, ә якыннары мәхәббәте белән үлчәнүче иң бәхетле кешеләр.
– Гаиләгезнең кайсы казанышы белән аеруча горурланасыз? – дип сорадык без алардан.
– Без балаларыбыз белән бик горурланабыз. Өч улыбыз да белем алды, югары уку йортларын тәмамлады һәм хәзер Казанда уңышлы хезмәт куя. Әмма иң зур бәхетебез – алар безгә нәсел дәвамчылары бүләк иттеләр: бер оныгыбыз һәм өч сөйкемле онык кызыбыз бар. Зур гаиләбез бергә җыел-ганда, йортыбыз балалар көлүе һәм шатлык белән тула.
– Илле ел бергә яшәү – зур тормыш тәҗрибәсе. Мондый озын һәм ныклы мөнәсәбәтләрнең сере нәрсәдә?
– Моның бернинди сере дә юк, – дип елмая алтын юбилярлар. – Без бөтен гомеребез буе һәр эшне бергәләп башкардык. Безнең тормыш – зур уртак хезмәт. Шуңа күрә безгә беркайчан да күңелсез булмый һәм сөйләшер сүз һәрвакыт табыла.
Полина Карташова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев