Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Биләр чишмәсендә конфессияара «Чишмәле җәннәт» бәйрәме узды

Традицион чарага Алексеевск районында яшәүче рус, татар, чуаш, мордва һәм башка милләт вәкилләре җыелды.

Ачылу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин кунакларны район башлыгы Сергей Демидов исеменнән әлеге уникаль бәйрәм белән котлады. Чишмәнең элек-электән нинди әһәмияткә ия булуы һәм милләтләрнең үзара дуслыгының мөһимлеге турында дин әһелләре: Алексеевск округының благочинный, протоиерей Павел Чурашов һәм Алексеевск мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков сөйләде. Борынгы Биләр өчен көрәшчеләр истәлегенә гыйбадәт кылганнан соң, Изге чишмә кунаклары Чаллы дәүләт татар драма театрының «Яшь йөрәкләр» спектаклен карадылар.

«Бу чара тамашачыларны йөз елга элеккеге заманга күчерде, беренче бөтендөнья сугышы һәм революция тыныч кына яшәп яткан татар авылына үтеп керә. Бары тик төп геройларның мәхәббәте генә бөтен нәфрәтләрне кичерергә мөмкинлек бирә. Бу спектакльне без беренче тапкыр бер ел элек күрсәттек, һәм Изге чишмә  тамашачылары да аны җылы кабул иттеләр. Монда без минимум комплект алып килдек, чөнки биредәге агачлар һәм куаклар фоны спектакльгә бик туры килде һәм авыл тормышын чагылдырды. Безнең өчен бу беренче тәҗрибә, һәм аны уңышлы дип саныйм, без тагын килергә әзер, чакырыгыз. Өстәвенә, биредә урыннар бик матур, үзенчәлекле», - ди театрның сәнгать җитәкчесе Олег Киньзягулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев