Бөек Ватан сугышы ветераны Петрова Ольга Никифоровна 99 яшендә вафат булды
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Петрова Ольга Никифоровнаның 99 яшендә вафат булуын тирән кайгы белән хәбәр итәбез. Ольга Никифоровна 1926 елның 15 июлендә Иске Мулла авылында туа.
Ире Бөек Ватан сугышында катнашкан, алар М. Н. Петров белән башта Калиновка авылына, аннары Александровка авылына күчеп китәләр һәм 2021 елга кадәр шунда яши. Сәламәтлеге торышы буенча Калининградка улы Юрий Михайлович янына китәргә мәҗбүр була. Ольга Никифоровна өч ул тәрбияләп үстерде, алар Ватанны саклау юлын сайладылар. Ул көчле рухлы, чыдам һәм үз иленә тугры иде. Ольга Никифоровнаның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аның турында истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев