Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Бутлеровка авылында яшәүче тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Тыл ветеранын котладылар!

9 февральдә Алексеевск районының Бутлеровка авылына башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хамзина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марина Солдатова, авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова һәм җирле ветераннар оешмасы рәисе В. Калинин күңелле вакыйга уңаеннан килделәр. Сәфәрләренең төп максаты — шушы авылда яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Мария Васильевна Терентьеваны 95 яшьлек юбилее белән котлау иде.

 

Бу көнне юбиляр ханым рәсми котлаулар гына түгел, ә чын күңелдән чыккан рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен дә кабул итте. Аңа Россия Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләк җыелмасы, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовтан открытка һәм бүләк тапшырдылар. «Родина» колхозында да үз герой ханымнары турында онытмаганнар — колхоз рәисе Газинур Мусин Мария Васильевнага акчалата премия тапшырды.

 

Ләкин бу хөрмәтләр артында озын, хезмәт һәм мәхәббәт белән тулы тормыш. Мария Васильевна Кашаново авылында зур һәм күп балалы гаиләдә туа. Аның яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры кирә. Ул кулына корал тотып түгел, ә тылда күп көч куеп һәм иң авыр эшләрне башкарып, җиңүне якынайта. Сугыштан соң тормыш дәвам итә — ул кияүгә чыга һәм ире белән бергә тугыз бала тәрбияләп үстерә. «Сталин исемендәге» колхоздан пенсиягә чыга, дистә еллар туган җирдә эшләүдә багышлый.

 

Бүгенге көндә Мария Васильевна кызы белән Бутлеровка авылында яши. Аның төп байлыгы — зур һәм тату гаиләсе: аның 21 оныгы, 14 оныкчыгы һәм 3 оныгының баласы бар. Бу зур бер нәсел, аның тамырлары — бу искиткеч ханымның ныклыгында, игелегендә чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев