Иң яхшы җитәкчеләр бүләкләнде
Казанда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында 2016 елның иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнары территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятие җитәкчеләре катнашты.
Чара ТУ-154 самолеты фаҗигасе корбаннарын бер минут тын торудан башланып китте. Рөстәм Миңнеханов, җыелучыларны сәламләп, "Ел җитәкчесе" конкурсы республикада 16 нчы тапкыр уза, дип билгеләп үтте.
- Илебездә икътисадның күпмедер начараюы җирлегендә Татарстан үз позицияләрен саклап кына калмады, күп кенә күрсәткечләр буенча үсешкә дә ирешә алды. Боларның барысы да - барлык структураларның ипле эшләве нәтиҗәсе. Шул исәптән бүген залда утыручы "җитештерү командирлары"ның, - дип ассызыклап әйтте. - Мин сезнең һәркайсыгызга, коллективларыгызга республикабыз хакына тырышып эшләгәнегез өчен рәхмәт әйтергә телим, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты төрле номинацияләрдә "Ел җитәкчесе-2016" конкурсы лауреатларына дипломнар һәм аерып торучы билгеләр тапшырды.
Шуннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күтәрелде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Рәхмәт хаты, Свияжск утрау-шәһәрен һәм борынгы Болгар шәһәрен торгызуга зур өлеш керткәне өчен "Книга благотворителей"ның җиденче томын тапшырды.
Бу безнең тарих. Тарихны безгә кадәр дә ясадылар, тарихны без ясыйбыз. Игелекле эшләре өчен татарстанлыларга зур рәхмәт. Сез безнең өчен җиңеп чыга алмаслык бурычларның булмавын исбатладыгыз, - диде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев кулыннан Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгәт Сәфәров, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "Таиф"ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, шулай ук республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков та алды.
Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев, Материаллар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев