Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«КАДРиММ» КВН командасы финал уеннарында җиңде

Сәләтле укучыларның кыю мәзәкләре

Шулай ук район үзәгенең 2нче мәктәбендә укучы сәләтле кызлар газета укучыларыбыз өчен «Заря/Таң»ның яңа чыгарылышын әзерләячәкләр.

Район үзәгенең 2нче мәктәбе укучылары бөтенесеннән дә кызыграк шаярта. Бу район КВН уеннары финалында ачыкланды. Район яшьләре мәктәп тормышы, имтиханнар, социаль челтәрләр һәм хәтта коронавирус турында мәзәкләр сөйләделәр. 2нче Алексеевск мәктәбенең “КАДРиММ” КВН командасы уеннарның җиңүчесе итеп билгеләнде. Алар белән без редакциядә очраштык.

Команданың исеме аңарда катнашучы кызларның исемнәренең беренче хәрефләреннән барлыкка килгән: Ксюша Грачёва, Алёна Порфирьева, Аня Корнева, Диләрә Усманова, Рыжик (Аня Барановага яратып шулай эндәшәләр) һәм Милена Гусенкова.

Педагог Маргарита Николаевна Аношина КВНда катнашучы кызлар өчен илһамландыручы булып тора. Күңеллеләр һәм тапкырлар үзләренең җиңү чыгышларына озак вакыт түгел, әмма җентекләп әзерләнгәннәр һәм, әлбәттә, укуга зыян салмыйча, чөнки тиздән имтиханнар башлана яки аларга әзерлек бара. Мәзәкләрне интернет челтәреннән алмыйлар, ә үзләре уйлап табалар. Бу финалда уңышка ирешүгә китергән сәбәпләрнең берсе булды. «Без мәзәкләрне иҗат иткәндә, аларның эчтәлеген мөмкин кадәр үпкәләтми торган итәргә тырышабыз, чөнки без еш кына жюри әгъзаларыннан да шаяртабыз, - дип сөйли кызлар, - әмма, кагыйдә буларак, мондый мәзәкләргә беркем дә үпкәләми, киресенчә, алар бик җылы кабул ителә. Әңгәмәдәшләребез командалар арасында көндәшлек бары тик сәхнәдә генә баруы турында да сөйләделәр. Сәхнә артында исә кызлар һәм егетләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан.

Иҗат берләшмәсе җитәкчесе Маргарита Николаевна Аношина билгеләп үткәнчә, КВН уеннары – бу авыл яшьләрен берләштерү һәм чын-чынлап сәләтле йолдызчыкларны күреп алу өчен уникаль һәм бердәнбер мөмкинлек: «Кызганычка каршы, пандемия чоры безнең тормышыбызга зур үзгәрешләр кертте, без киң чараларны, шул исәптән яшьләр белән дә сирәгрәк үткәрә башладык. Шуңа күрә КВН уеннары - чын мәгънәсендә яшь буын потенциалын күрсәтү өчен уникаль мәйданчык. Һәм без аны максималь рәвештә кулланабыз. Моннан тыш, уенда катнашучы командаларның дәрәҗәсе дә арта».

Сүз уңаеннан, «КАДРиММ» командасы хәзер Алексеевск 2нче мәктәбендә ел саен үткәрелә торган сәләтле укучылар фестивале-президент балында чыгыш ясарга әзерләнә.

Билгеле булганча, сәләтле кеше бар нәрсәдә дә сәләтле. Шуңа күрә без, редакция хезмәткәрләре «КАДРиММ» командасы кызларына иҗади бирем йөкләргә булдык. Без шаяннар һәм тапкырларга «Заря/Таң» район газетасының бер чыгарылышының авторлары булырга тәкъдим иттек. Экспериментка бер атна вакыт бирдек. Әлбәттә, без укучыларга газетаның ничек эшләнүе: номерның төп геройлары ничек сайлануы, һәр материалның һәм газета полосасының күләмен, фотога нинди таләпләр куелуы турында җентекләп сөйләдек, район газетасы версткасы серләре белән дә уртаклаштык. Кызлар бу көтелмәгән тәкъдимне шатланып һәм зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Моннан нәрсә килеп чыгасын 15 апрельдә, «Заря/Таң/Яшьләр күзлегеннән» газетасының махсус чыгарылышында белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев