Кәгазь бите ярдәмендә вентиляцияне ничек тикшерергә
Көн саен без газ плитәләреннән, су җылыткычларыннан файдаланабыз һәм йорттагы вентиляциянең төзек булуы никадәр мөһим икәнлеге турында сирәк уйланабыз.
Ә бит нәкъ менә вентиляция йортта яшәүчеләрнең иминлеге өчен җавап бирә: саф һава керүен тәэмин итә һәм яну вакытында барлыкка килгән куркыныч матдәләрне чыгара.
Белгечләр искәртә: вентиляциянең төзек булмавы яки ябылып торуы җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин – хәл начараюдан башлап, ис газы белән агулануга һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга кадәр.
Бу мәсьәлә бигрәк тә газ җиһазлары кулланыла торган йортлар һәм фатирлар өчен актуаль. Алар эшләгәндә яну продуктлары барлыкка килә, һәм алар вентиляция каналлары аша вакытында тышка чыгарылырга тиеш. Әгәр вентиляция эшләмәсә, зарарлы матдәләр бүлмә эчендә җыела башлый.
Иң куркыныч матдә-ләрнең берсе – ис газы, ягъни углерод оксиды (CO). Аның төсе дә, исе дә юк, шуңа күрә кеше куркынычны сизми дә калырга мөмкин. Әмма ис газы баш әйләнү, хәлсезлек, аң югалтуга китерә һәм авыр очракларда фаҗигале нәтиҗәләргә сәбәп булырга мөмкин.
Вентиляция бозы-луның сәбәбе еш кына яшәүчеләрнең үзләре була. Ремонт вакытында кайберәүләр вентиляция рәшәт-кәләрен җиһаз, декоратив панельләр белән каплый яки җылылыкны сакларга тырышып, вентиляция тишекләрен бөтенләй ябып куя. Әмма мондый гамәлләр җит-ди куркынычка китерергә мөмкин.
Белгечләр вентиляция каналларының торышын даими тикшереп торырга киңәш итә. Моның өчен гади ысул бар: вентиляция юлына кәгазь бите куеп карарга кирәк. Әгәр кәгазь тартыла икән, димәк, тарту бар. Ә инде кәгазь тотылмаса, махсуслашкан оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Саф һава керүе турында да онытырга ярамый. Хәзерге пластик тәрәзәләр йортны ныграк герметик итә, шуңа күрә һаваның табигый әйләнеше начарая. Шул сәбәпле, бүлмәләрне, бигрәк тә газ плитәләре һәм газ колонкалары куелган кухняларны, даими җилләтеп торырга кирәк.
Моннан тыш, һава керү клапаннарын һәм вентиляция тишекләрен ябарга ярамый. Саф һава кермәсә, вентиляция системасы тулы көченә эшли алмаячак.
Белгечләр шулай ук вентиляция каналлары төзелешенә үз белдеге белән тыкшынмаска, аларның конструкциясен үзгәртмәскә һәм башка максатларда кулланмаска кирәклеген искәртә. Барлык төзексезлекләрне дә бары тик профессионаллар гына төзәтергә тиеш.
Йорттагы иминлек гади, әмма бик мөһим кагыйдәләрдән тора:
– вентиляция рәшәт-кәләренең чисталыгын күзәтергә;
– вентиляция юлларын капламаска;
– бүлмәләрне даими җилләтергә;
– тарту көчен тикшереп торырга;
– газ җиһазларына вакытында хезмәт күрсәтергә.
Төзек вентиляция – ул уңайлылык кына түгел, ә һәр йорт өчен кирәкле иминлек тә. Мондый гадәти булып күренгән әйберләргә игътибарлы һәм сакчыл караш якын кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен сакларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев