Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Коры Көрнәлегә – сигез гасыр

Туган җир ул кеше күңеленә Ана сөте белән салына... Тәпи баскан җирем,эчкән суым Кара, акмы, ачы, татлымы- Бөтен гомерем белән түли алмам Шушы җирдә яшәү хакымны. Саҗидә Сөләйманова.

Әйе ... Бу тормышта әзме-күпме җаваплылык тойган һәр кеше үз туган җире, туган халкы, ата-бабалары алдындагы бурычы турында уйланып яшәргә, үзенең матур гамәлләре белән шушы бурычны кире кайтарырга омтылырга тиеш.

Әмма бүгенге фән-техника югары үсеш алган, кешегә кайда рәхәт, шунда яхшы булган чорда, менә-менә безнең тормышыбызда хәтта аралашуны да роботлар алмаштырыр көн якынлашканда туган җир хисе, аның алдындагы җаваплылык, бурыч тойгысы белән яшәү сәеррәк, андый кеше шәхси файда өчен йөри төсле тоелырга мөмкин. Шулай да, бәхеткә каршы, ватанпәрвәр шәхесләребез  әле бар, безнең арабызда яшиләр.


Коры Көрнәле авылы турында райондашларыбыз таралып тузгыган, бушап калган өй нигезләрен өрәңге, кычыткан баскан бер караңгы авыл дип белә. Әмма шушы замана җилләре кыйнап рәнҗеткән авылның гаять зур тарихлы, Ватан алдында зур каһарманлык үрнәкләре күрсәткән кешеләре белән мактана алырлык, үзенең кабатланмас табигый матурлыгы белән тирән хисле кешеләр тәрбияләгән авыл булуы турында шушы авыл әрәмәсенә, андагы иртә яздан сары көзгә кадәр тибрәлүче бихисап чәчәкләргә, әрәмә карамалары куелыгыннан яңгыраган кошлар сайравына  сокланып үскән кеше генә уйлана ала.


1963 ел ... Көрнәледән зур юл – Казан юлына алып баручы юлдан бер малай атлый ... ул быел авыл сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган. Күптән түгел генә әтиләре Закир абзый дөнья куйган. Әниләре Бәдерхәят апа өстендә үсмер балалар: эне-сеңелләре торып калган.

 

Авылда калырга ярамый, ничек тә аякка басып әнисенә булышырга кирәк – ул бит олы малай! Бара-бара да борылып карый: әрәмәгә карап торган ике игез тауның берсендә аргы тау башындагы каенга карап торучы салам түбәле (ул заманда бу гадәти күренеш) өйләренең башы да инде офык сызыгына күмелеп юкка чыкты. Ялгызлык хисе, “әлегәчә бик барып та күрмәгән башкалада ялгызым нишләрмен” дигән уйлар  күңелне өтеп ала...


Әнә шул тузанлы  авыл юлы малайны зур калага алып килә, тырышлыгы, үҗәтлеге, зур җаваплылыгы аркасында бер-бер артлы җаваплы эшләргә илтә. Тормыш ыгы-зыгысы, гаиләсенә ярдәм итү, башлы-күзле булып бер-бер артлы туган өч баланы тәрбияләү, югары җаваплылык таләп иткән хезмәт үз дулкынына бөтереп ала Зиннурны.

 

Шулай еллар артыннан еллар үтә тора. Тик күз алдыннан тау башында авыл өстенә, түбәндә чылтыраган әрәмәлеккә караган өйләре күз алдыннан китми дә, сандугачлар сайравы, кичен тыкрыкларда күңел ачучы яшьләрнең гармун тавышлары колакта яңгырый...


1995 ел. Көрнәлегә мәчет ачылган җиргә җыелган халык бер хәбәр ишетеп китә: тиздән авылыбыз турында җыр чыгачак, Закир абзый улы Зиннур җыр чыгарган! Июнь аенда  Фердинат Сәләхов башкаруында җыр авыл клубының залына гына сыймыйча, бөтен авыл өстенә таралды.

 

Безнең дә үз җырыбыз бар! Аны бит әле кем җырлый: теләсә кайсы халык җырының аһәңен-моңын (моны бик сирәк җырчы булдыра) да күңелнең тирән төпкеленә илтеп җиткерә алучы җырчы!

 

Дөрес, Зиннур Закир улы бу җырга кадәр дә авылны ташлап тормады, кайткалап йөрде, кулыннан килгән ярдәмен дә итә торды. Ә менә авыл өрәңге, кычытканга күмелгән, тузгыган бер мәлдә,  игез тауның бушап калган ягында Закир абзый нигезендә сүнеп барган  авылга ямь өстәп матур гына бер өйнең калкып чыгуы авыл халкына яңа бер сулыш өрде: менә бит без нишләргә тиеш - нигезләребезне торгызырга, авылның юкка чыгуына юл куймаска!

 

Шуннан башлап әкрен генә авылның башка урамнарында да берән-сәрән яңа өйләр калка башлады. Нигезне корытмаска, саклап калырга!  Бар авылдашлар да бу турыда уйлансыннар иде. Без хәзер элекке вәзгыятькә барыбер кире кайта алмыйбыз, колхоз-совхозлар инде тарихка азык булып калды. Авылны саклауның яңа юлларын эзләргә кирәк.


Ә Закир абзыйлар тирәсе серләргә төренгән: анда гасырлар җиргә сеңдерә алмаган (әлегәчә аларны карап, төзәтеп торган авылдашларыбыз Мортазин Мөҗип бабай, Җамалиев Садыйк абзыйга да догабыз ирешсен, Ризванов Нәгыйм абыйга исәнлек теләп торсын) кабер ташлары элек-электән галимнәрнең игътибарын үзенә тарткан: монда 1928 елда да, 70нче еллар да археологик экспедицияләр эшләгән.

Тик Болгар, Биләрләр ныклы өйрәнү көтеп торган ул чорда ниндидер бер Коры Көрнәле авылы зур тикшеренү объекты була алмаган,  әлбәттә.

 


2018 елның язы. Апрель. Зиннур Закир улы Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре белән кабат Көрнәлегә кайтып төшә. Хәзер бит 70нче еллар түгел, фән-техниканың мөмкинлекләре күбрәк. Кеше тарафыннан игътибар гына кирәк. Әйе, авыл халкы өчен бу зур ачыш түгел: без элек- электән Көрнәленең зур тарихлы авыл икәнен, аның җирлегендә әле күп серләр яшерелгәнен белеп, сизеп яшәдек.

 

Ә менә Зиннур Закир улы шул серләрне калкытып чыгарып, авылның инде ким дигәндә 800 ел элек барлыкка килү фактын законлаштыру эше белән мәшгуль  булды.  Авылыбыз тарихын яктырткан китап чыгару да (бүгенге көндә моның нинди зур чыгымнар таләп итүен һәркем беләдер) Зиннур абыйның зур максаты булды һәм ул аны үтәп чыкты. 23 августта Коры Көрнәле авылына багышланган китап “табадан төште”. 

 

Мин язмамда авыл тарихын, аның кешеләрен барлауны максат итеп куймадым, аны китаптан да күреп булачак. Тик авыл халкын канәгатьләндерерлек, һәркемнең ”Ә минем гаиләм турында нәрсә язылган?” дигән сорауга җавапны китаптан эзләргә кирәкми? Монда уйланырлык нәрсәләр бар.

 

Әгәр кеше үз ата-бабасының исемнәре белән дә (аларның эшчәнлеге турында сүз дә юк) кызыксынмый икән, фото альбомнарын гаилә мирасы итеп саклауны традициягә кертми икән, аны инде каяндыр читтән эзләргә кирәкми. Һәркем үз шәҗәрәсен үзе төзергә, нәсел тарихы белән кызыксынырга тиеш. Бу бит бер нәсел тарихы гына түгел халкыбыз тормышы, татар халкы язмышы дигән сүз.

 

Сер түгел, Коры Көрнәле тарихын, аның кызыклы шәхесләрен бер китапка туплап бетерү мөмкин дә түгел. Бу китапның максаты да авылның 800 еллык яшен нигезләү, тарихи дәлилләү булды. Алда  авыл топонимиясе, XX гасыр  вәзгыяте, бүгенге көне киң яктыртылган китап әле дөнья күрер дигән изге нияттә калабыз.


Коры Көрнәле авылы авырлык белән булса да сулыш ала, аның әле җиргә береккән, авыр шартларга карамастан үз көченә ышанып авылда иген игүче, терлек асрап көн итүче кешеләре, балалар бакчасы, мәктәп ябылган көннәрдә балалар табып үстерүче гаиләләре, авыл язмышына битараф булмаган кешеләре  бар.

 

Алар үз яшәешләре белән авыл тарихын яза. Төрле сәбәпләр белән читкә чыгып яшәргә мәҗбүр булган авылдашларыбыз да авылның әкренләп сүнеп баруына әрнеп, борчылып яши.

 


2018 елның 25 август көне Коры Көрнәле авылы тарихының матур бер сәхифәсе булыр дигән өмет белән яшибез. Район хакимиятенең бу вакыйганы күтәреп алуына, фатиха һәм матди ярдәм күрсәтүенә сөенеп рәхмәт белдерәбез. Ә авылдашыбыз Бәширов Зиннур Закировичның изге башлангычы алдында баш иябез, аңа рухи, матди ярдәм күрсәткән һәр кешегә чиксез рәхмәтлебез.

 

Иң әһәмиятлесе, бу бәйрәмнең төп герое авылга мәхәббәтен үз тормышы аша белдергән, аны ташламыйча шунда көн итүче авылдашлар булырга тиештер.  Авыл көненә, Көрнәле тарихына багышланган китапны тәкдим итүгә  багышланган тантана 25 августта сәгать 12 дә авыл  Мәдәният йортында башлана.  Кайтыгыз, көтеп калабыз.
                                    

 

Авыл халкы исеменнән Резидә Фатыйхова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев