Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Машага ярдәм итик!

Өч яшьлек Маша Елдашевага акча җыюны күзәтеп баруыбызны дәвам итәбез.

Безгә Машаның әнисе, Тамара Николаевна хәбәр иткәнчә, алар хәзер кызы белән Балалар республика клиник хастаханәсенең неврология бүлегендә дәваланулар дәвам иттерәләр. Алар анда кирәкле анализларны бирәләр, терапия үтәләр. Хәзер анда булуларының максаты - кызчыкның операция алдыннан төрле йогышлы авырулар белән авырып китмәвен профилактикалау, шуңа да кызга хастаханә стеналарыннан чыгарга рөхсәт ителми, чөнки авырып китү ихтималы бар, ул чакта хәлләр кискенләшәчәк. Хәзер бирегә медицина фәннәре докторы Анатолий Борисович Орешковның килү мәсьәләсе хәл ителә. Ул Санкт-Петербургтан Казанга операция ясау өчен тиешле җиһазлары белән килергә тиеш, әлбәттә инде бу гаилә бюджетында өстәмә чыгымнар китереп чыгара, Елдашевларга тагын кимендә 50 мең сум акча кирәк булачак. Әле моннан соң Маша һәм аның әнисенә төньяк башкалага барыбер барырга туры киләчәк, операциядән соң адаптациягә.

Акча җыюга килгәндә, бүгенге көндә Тамара Елдашова баласы белән хастаханәдә булу сәбәпле күпме акча җыелганны әйтә алмый. Биләр мәктәбе укучылары һәм укытучылары якташларына ярдәм итү максатыннан ярминкә оештырганнар. Педагог-оештыручы Любовь Бутлеровская хәбәр иткәнчә, балалар һәм ата-аналар төрле бөккәннәр, бәлешләр пешереп килгәннәр, алар ул тәм-томнарны ярминкәдә сатып акчасын Елдашевлар гаиләсенә биргәннәр. Ә сатып алучылар шул авыл кешеләре, укучылар үзләре һәм мәктәп коллективы булган. Әлеге хәйрия акциясе вакытында балалар ун мең сумга якын акча җыйганнар, мәктәп хезмәткәрләре үзләре дә 5 мең сум акча җыеп тапшырган. Операциягә 360 мең сум кирәк.

Банковские реквизиты для благотворительной помощи: Сбербанк. Доп. офис №8610/0960 30101810600000000603, БИК банка: 049205603, счёт получателя: 42307810362000392199, ФИО получателя: Елдашова Мария Алексеевна.

Карта «Ак Барс Банк»: 4244 3695 1131 4624.

Телефоны: 8-937-572-78-43, 8-965-584-63-61.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев