Наратлар шавы, балалар көлүе, яңа дуслар – «Олимп» ялы
Алексеевск районындагы «Олимп» палаткалы лагеренда җәйге сменалар дәвам итә.
Күп кенә өлкәннәр өчен «Олимп» – гади генә лагерь түгел, ә үз балачакларының бер өлеше. Моннан берничә дистә ел элек тә биредә балалар көлүе яңгыраган, спорт ярышлары узган, ныклы дуслыклар туган. Бүген исә палаткалы лагерь мохитен малайлар һәм кызларның яңа буыны ача, гомер буе истә калырлык хатирәләр туплый.
Быелгы беренче смена ахырына якынлаша. Алда тагын ике смена бар, димәк, тагын бик күп балалар табигать кочагында онытылмас көннәр үткәрергә, яңа дуслар табарга, үзләрен сынап карарга һәм җәйләрен якты тәэсирләр белән баетырга өлгерәчәк.
Лагерьдагы тормыш иртән иртүк башлана һәм минутлап планлаштырылган. Иртәнге зарядка, спорт ярышлары, иҗади дәресләр, бәйгеләр, кичке чаралар – балаларга күңелсезләнергә вакыт юк.
Салкын һәм яңгырлы көннәрдән соң һава торышы беренче сменада ял итүчеләрне сөендерде. Кояшлы, җылы көннәр урнашкач, чараларның күбесе саф һавада үтә. Балалар спорт ярышларында, хәрәкәтле уеннарда һәм команда бәйгеләрендә зур теләк белән катнашып, җәйнең һәр көненнән рәхәтлек ала.
Лагерьда һәр көн яңа вакыйгаларга бай. Районның мәдәният һәм яшьләр учреждениеләре хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы программалар әзерләгән.
Ун яшьлек Полина Долбилкина өчен бу смена палаткалы лагерьдагы беренче тәҗрибә булды.
— Башта бераз дулкынландым, чөнки моңа кадәр палаткада яшәп караганым юк иде. Әмма монда бик кызык икән! Без уйныйбыз, ярышларда катнашабыз, яңа дуслар таптык. Аеруча кичке чаралар ошый, чөнки ул вакытта барыбыз да бергә җыелабыз. Монда тагын киләсем килә, — дип уртаклашты Полина.
Балаларның мондый эчкерсез сүзләре «Олимп»тагы ялның күңелле һәм мавыктыргыч узуын иң яхшы дәлилли.
Оештыручылар әйтүенчә, палаткалы лагерь – ул ял урыны гына түгел. Биредә балалар мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм коллективта яшәргә өйрәнә. Гаджетлардан берничә көнгә аерылып тору дуслыкның, тере аралашуның, табигатьнең матурлыгының һәм уртак җиңүләрнең кадерен яңача аңларга ярдәм итә.
Инде хәзер үк балалар сменаның иң истәлекле мизгелләрен елмаеп искә ала, фотолар белән уртаклаша һәм яңадан очрашырга сүз куеша. Еллар узгач, алар чираттагы ярышта кемнең җиңгәнен хәтерләмәскә дә мөмкин, әмма бер палаткада яшәгән дусларын, күз яшьләре чыкканчы көлгән кичләрен һәм җәйнең иң озын кичләрен һичшиксез хәтерләрендә саклаячак.
Җәй дәвамында «Олимп» лагере 180 баланы кабул итәчәк. Аларның күбесе өчен бу көннәр җәйге каникулларның иң җылы һәм иң якты хатирәләренең берсе булып калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев