Оныклар шатлыгы һәм җәмәгать хөрмәте: 90 яшьлек юбилярлар бәйрәме
Гыйнвар аенда Алексеевск районында яшәүче зур хөрмәткә лаек ханымнарның 90 яшьлек юбилейларына багышланган җылы һәм күңелгә үтеп керерлек очрашулар узды.

Җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре юбилярларны котладылар, хезмәт юллары һәм тормыш зирәклекләре өчен рәхмәт белдерделәр, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидов исеменнән азык-төлек җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
19 гыйнварда Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Хаматвәлиев Вәлиева Илһамия Вилдан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Илһамия Вилдан кызы 1936 елның 18 гыйнварында Татарстан АССРның Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Авыр сугыш чоры булу сәбәпле, гаилә иртә әтисез кала — ул фронтта һәлак була, ә әниләре 40 яшендә үлә. Алга таба балаларны тәрбияләү туган апаларының җилкәсенә төшә.
1956 елда Илһамия Вилдан кызы авылдашы Сөләйман Галиулла улына кияүгә чыга. Гаиләдә өч бала туа. Хезмәт эшчәнлеген ул «Росгосстрах» системасында эшләүгә багышлый.
Хәзерге вакытта Илһамия Вилдан кызы улы белән яши. Аның алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар, ул туганнарының кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев