Сезнең алда баш иябез, Ветераннар!
Юбилярга бүләкләр, котлау открыткалары һәм азык-төлек пакеты тапшырылды. Вәгыйз Вәли улы Алексеевск районының Урманасты Шонталысы авылында яши. Ул күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында Ерак Көнчыгышта Горьковецк лагерьларында хезмәт итә, Япония белән сугышларда катнаша. Сугыштан соң өйләнә. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта кызы белән яши. Юбилярның 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Нет комментариев