Рентген-лаборант Венера Шакирова: тормыш һәм һөнәр
Кешеләр һәм язмышлар

Рентген-лаборант Венера Шакирова: тормыш һәм һөнәр

Туганнары һәм якыннарын кайгыртып яши.

Бүгенге мәкаләбез гомерен кеше сәламәтлеген саклауга, авыруларга ярдәм күрсәтүгә багышлаган, бүгенге көндә Алексеевск үзәк район хастаханәсендә рентген-лаборант булып хезмәт куючы Венера Сагидулла кызы Шакирова турында.

Венера ханым таби-гатьнең иң гүзәл, иң матур чагында – алмагачлар, шомыртлар чәчәккә күмелгән, тирә-якка хуш исләр таралган, бөтен дөнья яшеллеккә төренгән язгы мизгелдә Минзәлә районының Ык елгасы буенда урнашкан Яту авылында ишле, тату гаиләдә дөньяга килә. Бу гаиләдә алар алты бала үсәләр. Абый-апалары да, Венера үзе дә кечкенәдән үк тырыш, тәртипле булып формалашып, һәркайсы үз белем юлын таба һәм тормышта үз урынын булдыра.

Мәктәпнең 10нчы сыйныфын тә-мамлагач, Венера, үзенең дус кызлары белән бергә, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Ул анда зур тырышлык белән белем ала, медицина серләренә төшенә, булачак һөнәренә нигез сала. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны юллама белән республика клиник хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Биредә ул биш ел дәвамында тәҗрибәле табиблар кул астында хезмәт куя, көндәлек практикада зур тәҗрибә туплый, һөнәри осталыгын камилләштерә.

Казан еллары кызның тормышында тагын бер мөһим вакыйга белән истә кала. Биредә ул институтта укучы Нияз исемле тәртипле, акыллы, тырыш егет белән таныша. Алар өч ел дәвамында дуслык һәм хөрмәт нигезендә аралашып йөриләр һәм 1986 елда гаилә корып җибәрәләр. Бу матур гаиләдә ике кыз бала – Алинә һәм Илзирә туа. Алар икесе дә мәктәп елларын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары уку йортларында белем алып, үз юлларын табалар. Кызлары бүген әти-әниләре өчен зур горурлык һәм шатлык чыганагы булып тора.

Гаилә корганнан соң, яшь парлар Нияз абыйның туган ягына – Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылына кайтып урнашалар. Нияз абый күрше Ке-че Кызылъяр авылында агроном булып эшли, ә Венера ханым Түбән Тигәнәле авылында фельдшер вазифасын башкара. Соңрак ул Кече Кызылъяр авылына йөреп, физиотерапия бүлегендә дә хезмәт куя. Авыл җирендә тырыш хезмәт, кешеләргә игелекле мөнәсәбәт белән яшәү аларның тормыш рәвешенә әверелә.

Тугыз ел авылда яшәп хезмәт иткәч, гаилә район үзәгенә күчә. Шул вакыттан башлап Венера ханым Алексеевск үзәк район хастаханәсенең төрле бүлекләрендә эшли. Кайда гына хезмәт куйса да, ул үзенең тырышлыгы, төгәллеге, җаваплылыгы белән аерылып тора. Хезмәттәшләре аны һәрвакыт хөрмәт итә, чөнки ул – аз сөйләп, күп эшли торган, ярдәмчел һәм игътибарлы кеше.

Соңрак хастаханә җитәкчелеге аңа рентген-лаборант һөнәрен үзләштерү өчен курсларда укып кайтырга тәкъдим итә. Венера ха-ным бу мөмкинлектән файдаланып, яңа белгечлек үзләштерә һәм бүгенге көнгә кадәр шул юнәлештә намус белән хезмәтен дәвам итә.

Венера Шакирова үзенең эшендә генә түгел, ә кешеләргә карата мөнәсәбәте белән дә коллективта зур ихтирам казана. Ул авыруларга да, хезмәттәшләренә дә игътибарлы, сабыр, ихлас күңелле кеше буларак бәяләнә. 

Күркәм юбилее уңаеннан Венера ханымны иң якын кешеләре – гаиләсе дә җылы сүзләр белән котлый.

Ире Нияз абыйның котлау сүзләре дә аеруча эчкерсез яңгырый:

«Мин хатынымнан бик тә уңдым. Минем өчен ул – тугры хатын, балаларымның изге күңелле әнисе, әйбәт, кунакчыл хуҗабикә. Ул уңган-булган, тыныч холыклы, сабыр. Гаиләбезне тәмле ризыклары белән сыйлый, өйдә дә җылы-лык, ямь тудыра. Мин хатыным белән бик бәхетле. Аны юбилее белән котлап, иң изге теләкләр генә телим».

Шигъри юллар да аның тормышына туры килә кебек:

Син җирдәге бар

нәрсәгә гашыйк,

Гашыйк таңга,

зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый

матурлыкта

Тагын матур бер ямь

өстәргә.

 

Аның тормыш юлы бүген дә тулы: янәшәсендә ныклы терәге – яраткан ире, аны өзелеп яратучы балалары, хөрмәт итүче хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары бар. Бу – аның иң зур байлыгы һәм иң көчле таянычы.


Нет комментариев