«Банк Казани» Салават Фәтхетдиновны судка биргән. Кредит оешмасы җырчыны 13 млн сум бурычын түләмәгәне өчен банкрот дип танытырга тырыша.
Салават Фәтхетдинов кредитны үзе алмаган, ә бер кешенең поручителе булып барган. Мондый поручительләр берничә булган, хәзер һәркайсы банк алдында бурычлы.
«Вечерняя Казань» журналисты җырчыга шалтыратып кредит алучының исемен белешергә теләгән.
- Назовите этого п…а своим именем! - дигән Салават бик каты ачу белән.
- Әмма бит сезнең репутациягә зыян килә, - ди журналист.
- Минем репутациягә беркайчан зыян килмәячәк. Мин кеше үтермәдем, берәүне дә таламадым, беркайчан кредит алганым юк, - дигән Салават.
Судның беренче утырышы 17 февральгә билгеләнгән.
Нет комментариев