Учак яккан өчен штраф
Кешеләр һәм язмышлар

Учак яккан өчен штраф

Республикабызның барлык территорияләрендәге кебек үк, районыбызда да, янгынга каршы режим кертелде.

Ул 10 апрельдән 17 майга кадәр гамәлдә булачак.
Бу чорда:
- коры үлән һәм чүп-чар яндыру;
-ачык утта (учакларда, мангалларда) ризык әзерләү тыела.
Бу кагыйдәләрне үтәмәү аркасында еш кына каралты-кура, торак йортлар һәм урман массивлары янгыннары килеп чыга. Гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, мондый нәтиҗәләрне булдырмаска мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

 


Нет комментариев