Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Укучылар өчен ул математика дөньясына ишек ачты

23 майда математика укытучысы Гөлназа Әхнәф кызы Шакирова үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның артында – дистәләгән еллык педагогик хезмәт, йөзләгән укучы, бихисап дәресләр һәм чыгарылышлар. Күп кенә укучылар өчен ул төгәл фәннәр дөньясын-да остаз гына түгел, ә җаваплылыкка, хезмәт сөючәнлеккә, кешеләрне хөрмәт итәргә һәм авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтүче кеше дә булды.

Гөлназа Әхнәф кызы бөтен хезмәт юлын мәктәпкә һәм балаларга багышлады. Хезмәттәшләре аны үз эшенә бөтен күңелен биреп эшләгән, хәтта математика кебек катлаулы фән белән дә укучыларны кызыксындыра белгән педагог буларак искә алалар. Аның дәресләре һәрвакыт таләпчәнлеге, төгәл-леге һәм шул ук вакытта күңел җылысы белән аерылып торды.

Гөлназа Әхнәф кызын һәрчак якты акыл, киң күңел, кешеләрне аңлый белү һәм һәр балага якын килә алу сыйфатлары бизәде. Укучылар, әти-әниләр һәм хезмәттәшләре белән аралашканда ул игелеклелек, сабырлык, зур түземлек һәм югары һөнәри осталык күрсәтте. Педагог һәр эшне ахырына кадәр җиткерергә ты-рышты, ә хезмәтенә зур җаваплылык белән карады.

Аның укучылары арасында укытучылар, медицина хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре һәм төрле һөнәр ияләре бар. Һәм күпләр еллар үткәч тә үзләренең математика укытучыларын аерым җылылык белән искә ала.

– Сезнең дәресләр безнең өчен математика өйрәнү генә түгел иде. Сез фәнне шулай аңлата белдегез ки, хәтта иң катлаулы темалар да аңлаешлы һәм кызыклы булып тоела иде. Әмма иң мөһиме – Сез безне үз көчебезгә ышанырга, авырлыклардан курыкмаска һәм һәрчак белемгә омтылырга өйрәттегез. Нәкъ менә Сезнең ярдәм белән күп кенә укучыларыгыз үз юлларын тапты һәм мәктәп елларын җылылык белән искә ала, – ди 2004 елның чыгарылыш укучысы Ольга Герасимова (Долбилкина).

– Безнең өчен Гөлназа Әхнәф кызы математика укытучысы гына түгел, ә һәрчак укучылары өчен борчылган, ярдәм иткән һәм теләсә нинди хәлдә терәк булган чын сыйныф җитәкчесе иде. Ул безне фәнгә генә түгел, тормышка да өйрәтте – җаваплы булырга, намуслы яшәргә, бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм авырлыклардан курыкмаска. Хәтта иң катлаулы темаларны да ул һәркем аңларлык итеп аңлата белде. Ә кемгәдер авыр булса, ярдәм итәргә һәм җылы сүз әйтергә һәрчак вакыт тапты. Еллар узгач та без мәктәп елларын һәм яраткан сыйныф җитәкчебезне зур җылылык белән искә алабыз. Чын күңелдән Гөлназа Әхнәф кызын юбилее белән котлый-быз, нык сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Балаларга багышланган кайгыртуыгыз, зирәклегегез һәм киң күңелегез өчен рәхмәт, – дип уртаклашты 1999 ел чыгарылышы укучылары.

Бүген Гөлназа Әхнәф кызы хезмәт-тәшләренең хөрмәте, якыннарының мәхәббәте һәм укучы-ларының рәхмәте белән уратып алынган. Бу – зирәклек, тормыш тәҗрибәсе һәм күңел тынычлыгы чоры.

Чын күңелдән Гөлназа Әхнәф кызына нык сәламәтлек, күңел җылысы, шатлыклы вакыйгалар, туганнарының кайгыртуын һәм озын бәхетле гомер телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев