Хезмәттә, назлы булып кала белүдә, ярата һәм яраттыра белүдә
Һәр кешенең кабат-кабат әйләнеп кайтасы килгән урыны була. Ольга Сёмина өчен андый урын балачактан ук Кыркүл авылы була.
Ул Алабугада туган, әмма әтисе Кыр-күл авылыннан була. Каникулларның һәр-берсен кыз әбисе янында үткәрә, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә, авыл тормышының үзенчәлекле мохитен күңеленә сеңдерә. Еллар үткәч, нәкъ менә шул авылның аның чын йортына әвереләчәген ул вакытта күз алдына да китерми.
Мәктәпне тәмам-лагач, Ольга хезмәт юлын башлап җибәрә. Ә 1999 елда язмыш аны Кыркүл егете Александр Сёмин белән очраштыра. Яшьләр гаилә коралар, ә бер елдан соң аларның Екатерина һәм Анастасия исемле игезәк кызлары дөньяга килә.
Бүген кызларына егерме алты яшь. Аларның һәркай-сының үз гаиләсе, үз балалары бар. Әмма ана йөрәге һаман да аларның шатлыклары һәм мәшәкатьләре белән яши.
2007 елда гаилә бө-тенләйгә Кыркүлгә күчә. Нәкъ менә шунда аларның тормышында яңа сәхифә башлана – көндәлек хезмәт, хуҗалык мәшәкатьләре һәм туган җиргә мәхәббәт белән тулы тормыш.
Башта ир белән хатын дуңгыз асрыйлар, аннары үгезләр үстерә башлыйлар. Әмма чын хуҗалык бер кечкенә генә танадан башлана.
– Өч айлык тана сатып алдык. Соңрак буаз тана да алдык. Шулай итеп, әкренләп үз хуҗалыгыбыз барлыкка килде, – дип искә ала Ольга.
Бүген Сёминнар хуҗалыгында җиде сыер, бозау, казлар, үрдәкләр һәм тавыклар бар. Боларның барысы артында көндәлек хезмәт һәм зур җаваплылык тора.
Шул ук вакытта гаилә-нең төп терәге дип Ольга ирен атый.
– Әлбәттә, зур өлеш Александрныкы. Барлык авыр эшләрне дә ул башкара. Кайчак сыерларны да үзе сава. Аның ярдәменнән башка бик авыр булыр иде, – ди ул.
Зур хуҗалык булуына карамастан, ханым эшләргә дә вакыт таба. Ярты ел элек ул хат ташучы булып эшли башлый.
– Элекке хат ташучы эштән киткәч, бу урын бушады. Миңа эшләп карарга тәкъдим иттеләр, мин ризалаштым. Халыкка ярдәм итәм, авылдашлар белән аралашам.
Ә өйдә аны тагын бер мөһим вазифа көтә – ул алты яшьлек Софиянең әнисе дә. Кече кызлары 2020 елда туган, һәм быел көз ул тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Ольга үз тормышын үзенчәлекле дип санамый. Әмма аның көче нәкъ менә шул гадилектә. Ул авыл хатын-кызы акыллы, уңган, мәрхәмәтле булырга һәм һәр көнгә сөенә белергә тиеш дип саный.
– Авыл хатын-кызы булу – көчле, ачык күңелле һәм аралашучан булу ул. Хезмәт итә белү, тәмле итеп пешерү дә мөһим. Әмма иң мөһиме – гаилә учагын саклаучы булу.
Көчне кайдан аласыз дигән сорауга ул уйлап та тормыйча җавап бирә:
– Гаиләдән. Балалар, оныклар, якыннар турында кайгырту – көч чыганагы да, тормыш мәгънәсе дә шул.
Авыл тормышының гадәти ритмы хәтта иң авыр чакларда да кул кушырып утырырга ирек бирми.
– Ничек инде барысын да ташлап була? Гаиләң, балаларың, мал-туарың бар, һәр нәрсә өчен җавап бирәсең. Кайчак башка эшкә күчү дә җитә – көч яңадан барлыкка килә.
Хатын-кызның чын көчен Ольга зур сүзләрдә яки батыр гамәлләрдә түгел, ә башка нәрсәдә күрә.
– Ул хезмәт сөючән-лектә, вакытны һәм көчне дөрес бүлә белүдә, үз дәрәҗәңне саклауда, назлы булып кала белүдә, ярата һәм яраттыра белүдә күрә.
Үзегезгә нәрсә өчен рәхмәтле сез дигән сорауга ул аеруча ихлас җавап бирә:
– Гади нәрсәләргә сөенә белгәнем өчен. Эштән соң бер чынаяк чәйгә. Түтәлдән алынган беренче уңышка. Иртәнге тынлыкка. Кошлар сайравына. Кызымның көлүенә.
Ольга Сёмина тормышы зур вакыйгаларга бай түгел. Ул гаилә турында кайгыртудан, хезмәттән, йорт мәшәкатьләреннән, бала көлүеннән һәм туган җиргә мәхәббәттән тора.
Нәкъ менә шундый язмышлардан авылларыбыз тарихы төзелә. Көн саен үз эшен намус белән башкаручы, балалар үстерүче, хезмәт итүче һәм һәр чорда иң кадерле булган нәрсәләрне – туган йорт җылысын һәм гаилә традицияләренең ныклыгын саклаучы кешеләр тарихы ул. Алексеевск җире нәкъ менә шундый кешеләр белән бай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев