Алексеевск районында сезон алдыннан коммуналь техникага карау узды
Алексеевск районында язгы-җәйге сезон башланыр алдыннан торак-коммуналь хуҗалыклар-ның махсус техникасына техник карау үткәрелде.
Төп игътибар техника әзерлегенә генә түгел, ә иминлек та-ләпләрен үтәүгә дә юнәлтелде.
Карауны Алексеевск районы буенча Гостехнадзор бүлеге начальнигы Әгъләм Тукмаков үткәрде. Чарада район башлыгы Сергей Демидов һәм Алексеевск районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Руслан Шакиров катнашты.
Тикшерү барышында белгечләр махсус техниканың техник торышын, агрегатларның тө-зеклеген, кирәкле җиһазлар булуын бәяләде. Куркынычсыз файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
— Техник карау — ул иң элек иминлекне контрольдә тоту. Һәр техника берәмлеге төзек булырга, билгеләнгән таләпләргә туры ки-лергә һәм куелган бурычларны өзлексез үтәп бара алырга тиеш. Бу эшнең нәтиҗәлелегенә генә түгел, ә кешеләрнең иминлегенә дә турыдан-туры бәйле, — дип билгеләп үтте Әгъләм Тукмаков.
Бүген коммуналь хуҗалык техникалары районның урамнарында көн саен — теләсә нинди һава шартларында һәм төрле юл шартларында эшли. Шуңа күрә аның эксплуатациясенә югары таләпләр куела.
— Махсус техника еш кына турыдан-туры юлларда яки аңа якын урында эшли. Йөртүчеләр юл хәрәкәте кагый-дәләрен катгый үтәргә, яктырткыч элементлы жилетлар кулланырга тиеш. Техниканың үзе дә башка хәрәкәт итүчеләр өчен яхшы күренеп торырга тиеш — ут сигнализациясе төзек, тиешле билгеләр куелган булу мөһим, — дип ассызыклады Руслан Шакиров.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча язгы-җәйге чорда эшләүгә 20 дән артык махсус техника берәмлеге әзер дип табылды. Уздырылган әзерлек коммуналь хезмәтләргә бурычларны вакытында һәм имин итеп үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев