Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк яңалыклар

Алексеевскида “Донор көне” узды

Республика кан салу станциясенең мобиль комплексы Алексеевск үзәк район хастаханәсенә керү юлында урнашкан иде.

Район халкы иртә таңнанкан тапшыру процедурасын узу өчен чиратка басты. Донор булырга теләүчеләр күп иде, йөздән артык кеше. Кемдер канны беренче тапкыр тапшырса, ә кемдер Мактаулы донор булып тора. “Заря” (“Таң”) газетасы хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм «Донор көне»нә килделәр. Мәүлитова Алсу өчен бу инде беренче генә кан бирү түгел, ә менә Елена Ахманаева беренче тапкыр донор булды. “Мин күп еллар донор булырга теләдем, ләкин ни өчендер куркып бармыйча кала идем. Хезмәттәшем Алсу “Донор көне”нә барачагын әйткәч, мин аңа компания төзергә теләдем. К а н с а л у с т а н ц и я с е белгечләренә тиешле бәя бирергә кирәк, алар һәр донорны шундый шатланып каршы алдылар. Анализ өчен бармактан кан алганнарын мин хәтта тоймадым да, анда үз эшенең осталары эшли. Кан тапшыру процессы үзе бик тиз һәм авырттырмыйча узды. Кан тапшырганнан соң үземне начар хис итәрмен дип бераз курыктым, тик минем куркуларым юкка булган, үземне бик әйбәт хис иттем, процедурадан соң ук эшкә килдем. “Кан тапшыру дустанә атмосферада барды. Кан салу станциясе белгечләре төгәл һәм пөхтә эшләделәр. Ә донорлар үзләре чиратта торганда бер-берсе белән шаяртып, кәефләрен күтәрделәр, ә беренче тапкыр кан тапшыручыларга киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев