Алексеевскилы Александр Сергеев ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды
Александр Сергеев 10 июньдә Донбасс халкын яклап, ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды.
Район башлыгы Сергей Демидов һәлак булучының гаиләсенең кайгысын уртаклашты: «ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә алексеевскилы, прапорщик Александр Владимирович Сергеев һәлак булды. Александр Сергеев 1979 елның 28 июнендә Алексеевск штб.да туган. Район үзәгендәге 1нче мәктәпне тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң контракт буенча хезмәт итәргә кала. Өйләнгән. Ике улы бар. Бу бик зур югалту. Үзенең хәрби бурычын намус белән һәм лаеклы итеп үтәгән Александр Сергеевның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз». Александр Сергеев 10 июньдә Донбасс халкын яклап, ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды. Герой гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Александр Сергеев Алексеевск штб.да җирләнәчәк. Якташыбыз белән хушлашу датасы турында без өстәмә хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев