Бриллиант парлар, салют һәм дискотека - Шәмәдә Авыл көнен зурлап билгеләп үттеләр
d 18 июньдә бу авылга бик күп кунаклар кайтты, аларны район башлыгы Сергей Демидов сәламләде.
Авыл көне иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора, аны көтеп алалар һәм аңа әзерләнәләр. “Бу авылны яхшы якка үзгәрткән ветераннар, хезмәткәрләр бәйрәме, аның иминлеге өчен хезмәт куючылар бәйрәме, һәм, әлбәттә, кече ватан язмышы өчен җаваплылык эстафетасын кабул итәргә тиешле яшьләр бәйрәме”, - диде Шәмә авыл мәдәният йорты директоры Елена Сибатова. Аның сүзләренә караганда, шәмәлеләр икенче ел рәттән Авыл көнен оештыралар. Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, төрле елларда авылда туып-үскән халык та кайткан, алар авылның ничек үзгәрүен күрү өчен авылдашлар белән очрашуга бик теләп җыелганнар иде. «Һәр бәйрәмнең атрибуты булып бүләкләү тантанасы һәм изге теләкләр тора. Шуңа да бәйрәмдә иң беренче булып авылның өлкәннәрен хөрмәтләделәр. Бу кешеләр авыр тормыш кичергәннәр. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар алар җилкәсенә төшкән. Әмма бернигә дә карамастан, алар балаларын да, илне дә аякка бастырганнар, 85 һәм 90 яшьлек юбилейларына кадәр җиткәннәр: Абдуллин Петр Ильясович, Любишина Валентина Николаевна, Хәсәнова Мәйсәрә Мифтах кызы, Юлдашева Сәхибә Хамадъяр кызы һәм Сафина Надия Хәбетдин кызы», - дип, аларның исемнәрен санап чыкты Елена Александровна. Б әйр әмдә авыл ха лкы бүләкләр белән бүләкләнде. Шәмәне үстерүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Шәмә авыл мәдәният йорты директоры Елена Сибатова, авылда туыпүскән Равил Якличев һәм Александр Гайнуллин Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хатлары б елән бүләкләнделәр. Гаилә тормышы-ул мәхәббәт кенә түгел, ә үзара аңлашу һәм ярдәмләшү дә. Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин күп еллар кулгакул тотынып, шатлыкта да, кайгыда да, авыру вакытта да, сәламәт чакта да бер-берсен хөрмәтләп яшәгән парларны котлады. Бәйрәм кунакларының алкышларына түбәндәге гаиләләр лаек булды: Мария Ефимовна белән Петр Ильясович Абдуллиннар авылда 55 елдан артык бергә яшәүче бердәнбер пар; Людмила Ивановна белән Георгий Павлович Сергеевлар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Шулай ук 45 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәүче гаиләләр дә хөрмәтләнде: Анна Николаевна белән Евгений Тудерякович Абдуллиннар, Тамара Анатольевна белән Владимир Степанович Благовлар, София Асатовна белән Федор Леонтьевич Сәйфетдиновлар, Светлана Мироновна белән Геннадий Павлович Уленговлар, Нәкыя Хәсәнҗан кызы белән Александр Галимҗан улы Мазеевлар, Юлия Никифоровна белән Юрий Ибраһимович Уленговлар. Кич белән бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев