Юеш Көрнәле – кооперациянең яңа үзәге
Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Россиядә беренче кооператив юнәлешендәге агротехкласс һәм «КООП ОКОЛО» челтәренең 2000 нче кибете ачылды.
Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылы берьюлы федераль дәрәҗәдәге ике әһәмиятле вакыйга мәйданына әверелде. Биредә Россиядә беренче кооператив юнәлешендәге агротехкласс һәм ил буенча 2000 нче, Татарстанда исә 500 нче «КООП ОКОЛО» кибете ачылды. Ике проект та авыл территорияләрен үстерүгә һәм кооперацияне ныгытуга юнәлдерелгән.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов, Россия Үзәк союзы Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, кулланучылар кооперациясе системасы хезмәткәрләре, мәгариф учреж-дениеләре вәкилләре, предприятие җитәк-челәре һәм район халкы катнашты.
Россиядә беренче
Көннең төп вакыйгасы – бүгенге көндә 102 укучы белем ала торган Юеш Көрнәле урта мәктәбе базасында кооператив юнәлешендәге агротехкласс ачылу булды. Бу – заманча аграр белемне, цифрлы технологияләрне һәм кулланучылар кооперациясе нигезләрен берләштергән Рос-сиядәге беренче проект.
Хәзерге вакытта дәресләр факультатив рәвешендә үткәрелә, ә 1 сентябрьдән тулы профильле укыту башланачак. Яңа юнәлеш буенча беренче булып 7, 9 һәм 10 нчы сыйныфларда укучы 22 мәктәп укучысы белем алачак.
Уку кабинеты Россия кооперация университеты һәм Казан кооперация институты ярдәме белән заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Әлеге уку йорты материаль-техник базаны әзерләде һәм алга таба белем бирү процессында да катнашачак: югары уку йорты укытучылары мәктәп укучылары өчен дәресләр үткәрәчәк.
Агротехкласс эшен яшь педагог, Казан федераль университетын тәмамлаган Сабина Хәмитова җитәкләячәк. Быел ул мәктәпкә химия һәм биология укытучысы булып эшкә килә. Махсус әзерлек узган педагог яңа белем бирү проектының координаторы булачак.
Укыту ике юнәлеш буенча алып барылачак – авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм кулланучылар кооперациясе. Укучылар агроинформатика, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең заманча технологияләре, эшкәртү, логистика һәм продукцияне сату нигезләрен өйрәнәчәк
Электрон сәүдә мәйданчыклары һәм цифрлы сату инструментларына аерым игътибар биреләчәк.
Проектның төп максаты – укучыларны сыйфатлы продукция үстерергә генә түгел, аны базарга дөрес чыгарырга, эшмәкәрлек һәм кооперация нигезләрен аңларга өйрәтү.
Проектның тагын бер үзенчәлеге – мәктәпне тәмамлаганда урта гомуми белем турында аттестат белән бергә урта һөнәри белем дипломы да алу мөмкинлеге. 11 нче сыйныфтан соң агротехкласс укучылары «Техник ярдәм операторы» белгечлеген үзләштерәчәк. Бу аларга киләчәктә белем алу һәм эшкә урнашу өчен өстәмә мөмкинлекләр ачачак.
– Россиядә беренче кооператив юнәлешендәге агротехкласс ачылу – районыбыз өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә әһәмиятле вакыйга. Әлеге пилот проектның нәкъ менә Алексеевск районында тормышка ашырылуы безнең өчен зур горурлык.
Бүген яшьләргә сыйфатлы белем, кирәкле һөнәр алу һәм туган җирдә яшәп эшләү мөмкинлекләрен күрсәтү аеруча мөһим. Яңа агротехкласс мәктәп укучыларын авыл хуҗалыгындагы заманча технологияләр, кооперация һәм эшмәкәрлек ни-гезләре белән таныштырачак, киләчәктә кирәк булачак гамәли күнекмәләр бирәчәк.
Мондый проектлар яшь белгечләрне авылда калдыруга ярдәм итәр, мәктәпне тәмамлагач, алар туган авылларына кайтып, авыл хуҗалыгын үстерер һәм үз проектларын тормышка ашырыр дип өметләнәбез, – диде район башлыгы Сергей Демидов.
Кооперация мәктәптән башлана
Тантаналы ачылыш алдыннан кунаклар район мәгариф учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән танышты. Мәктәпләр уку-тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка продукцияләрен тәкъдим итте.
Алексеевск аграр көллияте авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча белем бирү юнәлешләре һәм заманча мөмкинлекләре белән таныштырды.
Аерым күргәзмә райондагы кооператив хәрәкәткә багышланды.
Бүген Алексеевск районында 3569 пайчыны берләштергән дүрт кооператив уңышлы эшли. Алар кулланучылар кооперациясенең иң яхшы традицияләрен саклап кына калмыйча, заманча технологияләрне дә киң куллана. Кооперативларның гомуми табышы 1,7 миллиард сумнан артып киткән, бу район икътисадына зур өлеш булып тора.
Кооператив хәрә-кәтенең лидерлары булып Алексеевск РайПО һәм «Эдем» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы кала. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне һәм эшкәртүне уңышлы үстерәләр. Күчмә сәүдә дә мөһим социаль вазифа башкара: тугыз автокибет районның 40 торак пунктында яшәүче якынча 13 мең кешене беренче кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итә.
Күргәзмәләр белән танышканнан соң, хөрмәтле кунаклар «КООП ОКОЛО» яңа кибетен ачу тантанасында катнашты.
Бу кибет Россиядә – 2000 нче, Татарстанда 500 нче булып ачылды. Проект Россия Үзәк союзы һәм X5 компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның максаты – авыл кооператив кибетләрен заманча стандартлар буенча яңарту. Яңа формат кулланучылар кооперациясе тәҗрибәсен федераль ритейл технологияләре белән берләштерә һәм кечкенә авылларда да сыйфатлы сәүдә мөмкинлеген саклый.
Яңа кибет заманча авыл супермаркеты форматында төзелгән. Иркен сәүдә залы, уңайлы навигация, заманча суыткыч һәм сәүдә җиһазлары, җирле җитештерүчеләр продукциясен дә үз эченә алган киң ассортимент авыл халкына шәһәр дәрәҗәсендәге сервис тәкъдим итә.
Ачылганнан соң ук авыл халкы яңа форматтагы кибетнең өстенлекләрен бәяли алды. Күпләр беренче сатып алуларын ясап, кибетнең уңайлы урнашуын, заманча интерьерын һәм товарларның бай сайланышын билгеләп үтте.
Кооператив юнәле-шендәге агротехкласс һәм юбилей кибетен ачу бүген кооперациянең яңа дәрәҗәгә күтәрелүен ачык күрсәтте. Белем бирүне, заманча технологияләрне һәм авыл территорияләрен үстерүне берләш-тергән мондый проектлар яшьләргә авылда яшәп эшләү перспективасын күрергә, ә авыл халкына сыйфатлы инфраструктура һәм яңа мөмкинлекләр алырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев