Мәктәп яны лагерьларының җәйге сменасы иң кызган чорда
Районыбыз мәктәпләре администрацияләре һәм педагоглары смена балалар өчен кызыклы һәм файдалы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр!
Кичә, җәйге ялның 8нче көнендә, Алексеевск 4нче номерлы башлангыч мәктәбе укучылары өчен "Эдем" предприятиесенең ит цехына кызыклы экскурсия оештырылды. Экскурсиядән алган тәэсирләре белән балалар әле дә уртаклашып туя алмыйлар!
Цех хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар, биредә нинди продукция җитештерелүе турында җентекләп сөйләделәр. Балалар җитештерүнең тулысынча автоматлаштырылган булуын белделәр. Цех хезмәткәрләре җитәкчелегендә кулдан пилмән дә бөгеп карадылар. Экскурсия ахырында үз хезмәтләренең "җимешләрен" татып карау - балалар өчен күңелле сюрприз булды. Экскурсия балаларга бик ошады!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев