Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Пенсияне индексацияләү турында

2020 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләрен индексацияләү 6,6% тәшкил итә.

Индексацияләгәннән соң беркетелгән түләү күләме аена 5686 сум 25 тиенгә кадәр, пенсия коэффициентының бәясе 93 сумга кадәр арткан. Индексация нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсиясе Россия буенча уртача 1 мең сумга арта, ә аның уртача еллык күләме 16,5 мең сум тәшкил итә.

Пенсиягә өстәмә түләү һәр пенсионерныкы аерым, ул пенсия күләменә карап билгеләнә. 2020 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең ни дәрәҗәдә артуын белү өчен, бирелә торган пенсиянең күләмен 0,066 (6,6%) ка тапкырларга кирәк.

Мисал: инвалидлык буенча эшләмәүче пенсионерның иминият пенсиясе 10137 сум тәшкил итә. Индексацияләгәннән соң, 1 гыйнвардан пенсия 669 сумга артачак һәм 10806 сум тәшкил итәчәк. Башка мисал: картлык буенча эшләмәүче пенсионерның иминият пенсиясе 16437 сум тәшкил итә. Индексацияләүдән соң, 1 гыйнвардан пенсия 1085 сумга артачак һәм 17522 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев