Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана
Республика территориясендә урыны белән кар явачак.
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак.
Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -7...-12 градус, Казанда – 9 градус күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык хасил була.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/14/178742/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев