ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре «Кайгырту» приюты балалары өчен бәйрәм оештырдылар.
Балаларны яклау көнендә Казаннан килгән кунаклар балаларга тамаша күрсәттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Малайлар һәм кызлар визитны түземсезлек белән көттеләр һәм хәйриячеләр өчен концерт номерлары әзерләделәр. Алар җырлар , биюләр башкардылар һәм сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Ә балалар башкаруында «Һәрвакыт булсын кояш» балачак гимны бигрәк тә дулкынландыргыч яңгырады. Хисап палатасы хезмәткәрләре үзләре шефлык иткән балалар өчен җәй темасына күңелле уеннар һәм эстафеталар белән тамаша әзерләделәр. Алар шулай ук яңа асфальтта ясалган балалар рәсемнәре белән таныштылар, аны бәйрәм алдыннан «Алексеевскдорстрой» хезмәткәрләре салды. Юл төзүчеләрнең мондый бүләге аркасында балалар хәзер приют территориясендә роликларда, самокатларда һәм скейтбордларда уңайлы һәм куркынычсыз йөри алачак. Ә «Кайгырту» приюты капкасы каршында хәзер берничә машинага исәпләнгән асфальтланган парковка барлыкка килде. Балалар бүләкне күп рәсемнәр ясап тулыландырдылар, өстәвенә, аларның кайберләре берничә баланың катнашуын таләп итә торган интерактив иде, мәсәлән, йолдыз җыючы малай рәсеме (фотода). Алар үзләренең иҗатлары белән кунакларны шаккатырдылар һәм шуның өчен бәйрәм ахырында приютта тәрбияләнүче һәр балага бүләкләр тапшырылды. Балалар әле озак кына әкият персонажларын җибәрергә теләмәделәр, алар белән фотога төштеләр, аралаштылар. Ә бу вакытта балаларның һәм зурларның йөзләрендә елмаю балкыды, бу исә бәйрәмнең төп бүләге булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев