Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Биләрдә яшәүче Рафаэль Хәбибуллин узган ялларда фура һәм бер йөк машинасы белән мобилизацияләнүчеләргә утын итте.

Утынны әзерләүдә Биләр, Алексеевск һәм Зур Полянка халкы катнашты.

Ял көннәрендә, Биләр урман хуҗалыгы һәм Биләр урманчылыгы инициативасы буенча, сугышчыларга полигонга 50 кубометр ярган утын әзерләп төяп озатылган. Бу предприятиеләр хезмәткәрләренә Биләр, Алексеевск һәм Зур Полянка авылларында яшәүчеләр булышкан.

“Белгәнебезчә, полигонга чи агачлар китерәләр, ул начар яна. Ә сугышчылар укулардан арып, өшеп кайта, шуңа күрә аларның чи агачны кисеп, ярып торырга бик хәлләре дә калмаска мөмкин, шуңа да коры, ярган утынга алар бик сөенде. Бу юлы без утынны барысы өчен дә китердек, ташырга уңайлырак булсын өчен, машиналар белән утынны полигонның төрле почмакларына бушаттык», - дип сөйләде Биләр урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафаэль Хәбибуллин.

Машиналарны район халкы тәкъдим итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев