Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

Яшьләрнең идеяләре: Алексеевскида яшь гражданнар форумы булып узды

Әлеге масштаблы чара ТР Яшьләр министрлыгы карамагында узды.

Форум кысаларында балалар үз проектларын эшләделәр һәм туган районнарын үстерү өлкәсенә үз тәкъдимнәрен керттеләр.

Эшчәнлек берничә секциядә алып барылды: мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше; сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм; эшмәкәрлектә беренче адымнар; балалар массакүләм мәгълүмат чаралары; экологик тәрбия; патриотик тәрбия; балаларны һәм яшьләрне хокук ягыннан яклау; социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге; мәгариф һәм фән; балалар хәрәкәтен үстерү (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен секция).

Гадәттәгечә, форумның төп максаты булып карар кабул итү булды, анда балалар әйткән барлык идеяләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алынды. Һәр катнашучының фикерен тыңладылар.

Форум эшчәнлеге кысаларында катнашучыларның шәхси сыйфатларын үстерү буенча мастер-класслар, шул исәптән социаль проектлау, команда туплау, ораторлык сәләте һәм тайм-менеджмент буенча мастер-класслар узды.

Яшь гражданнар форумы ул – яшь, актив гражданнарны ачыклау һәм әзерләү өчен уникаль мәйданчык. Әлеге форумда катнашучы балаларның тормышы Татарстан белән тыгыз бәйләнәчәгенә шигем юк. Димәк, аларның барлык инициативалары һәм башлап җибәрелгән эшләре республикабыз файдасына тормышка ашырылачак. Газетаның алдагы саннарында без сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, яшь алексеевскилыларның проектлары белән тулырак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев