Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк яңалыклар

“Заря” һәм “Таң” район газетасы редакциясе “Язылу бүләк ит! Якыннарыңны яздыр” акциясен башлап җибәрде

Әлеге игелекле акциягә муниципалитет башлыгы Сергей Демидов һәм башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров, шулай ук бүлек һәм оешмалар җитәкчеләре кушылды.

“Заря” һәм “Таң” газеталарына инвалид балалар тәрбияләүче берничә гаиләне дә яздырдылар. Районның берничә күп балалы гаиләсенә безнең басмага АК БАРС банкының Алексеевск өстәмә офисы җитәкчесе Елена Русакова, мәдәният бүлеге начальнигы Артур Соловьев, Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Марина Афанасьева яздырды. “Районка”га шулай ук хезмәт ветераннарын да яздырдылар. Аларга язылуны башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Алексей Васильев һәм Татарстан банкы бүлегенең өстәмә офисы җитәкчесе Гөлинә Антонова бүләк итте.

Безнең даими укучыларыбыз булып войкинолылар, родникилылар һәм лебединолылар тора. Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдиновага, Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкаревка, Родники авыл җирлеге башлыгы Елена Яковлевага рәхмәт белдерәбез. Район газетасын шулай ук Сахаровка, Урта Тигәнәле, Зур Тигәнәле һәм Урманасты Шунталысы һәм Левашево авылларында да яратып укыйлар. Газета редакциясе әлеге җирлекләр башлыклары Людмила Шабровага, Светлана Демидовага, Әлхәт Зәйнуллинга, Салават Әхмәтҗановка, Алек Җиһаншинга, шулай ук күп еллар дәвамында безнең тугры әбүнәчеләребез булып калган барлык авыл халкына рәхмәт белдерә!

Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы бүлегенә һәм шәхсән бүлек начальнигы Вячеслав Яковлевка зур рәхмәт, аның хезмәт коллективы тулы составта район газетасына язылган.

Кадерле алексеевскилылар, язылу тәмамланырга ике атнадан да азрак вакыт калып бара. «Заря» һәм «Таң» газеталарына язылырга ашыгыгыз, вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев