Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык яңа түләүләр

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен  ата-аналарның берсенә айлык акчалата түләү бирелә.

Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керә. Әлеге ярдәмне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша ата-ана (законлы вәкил) гариза юлларга тиеш. Барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан ук эшли башлаячак.

        

Якынча мәгълүматлар буенча Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 79 380 нән артык бала яңа түләү ала алачак. Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккеге кебек үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк: ягъни гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-аналарның хезмәт хакы булуы яисә аның объектив сәбәпләр буенча булмавы исәпкә алына, "нуль кереме" кагыйдәсе кулланыла.

Түләү гаилә  кеременә карап, республикада яшәү минимумы күләменнән чыгып (агымдагы елда ул 10 433 сум тәшкил итә) - 50% - 5216,50; 75% - 7 824,75 яисә 100% - 10 433,00, күләмендә билгеләнә.

Билгеләү һәм түләү сроклары

          Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары Пенсия фондына кергән көннән алып 10 эш көне эчендә чыгарыла. Пособие  беренче тапкыр түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнелә. Алга таба акчалар пособие түләнелә торган айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр күчерелә. Пенсия фондына оешмалардан мәгълүматлар яки мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслаучы документлар кермәгән очракта, карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтыла. Түләү 17 яше тулмаган балаларга 12 айга билгеләнә.

1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән башлап, әмма бала 8 яшькә җиткәннән соң бирелә. 1 октябрьдән соң тапшырылган гаризалар буенча түләү түбәндәгечә башкарыла:

- балага 8 яшь тулганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта, бала 8 яшь тулган көннән башлап;

- мөрәҗәгать бала 8 яшькә җиткәннән соң 6 айдан соңрак кергән очракта, мөрәҗәгать иткән айдан башлап.

 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр МИР картасы буенча да, Россия почтасы хезмәте аша да түләнеләчәк.

 Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июленнән ялгыз ата-аналар тәрбияләүче 8 дән 16 яшькә кадәрге балаларга  түләү кертелде. Бу максатка  1 млрд. 384 млн. сум акча җибәрелгән инде. Президент карары яктылыгында хәзер бу ярдәм чарасыннан тулы гаиләләр дә файдаланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев