Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар белән район горурлана

Мактауга лаеклы алексеевскилылар яңартылган Мактау тактасында

 

Районыбыз үсешенә үзләренең хезмәтләре белән зур өлешләрен кертүче якташларыбыз турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

 

Гренадеров Владимир Анатольевич - «Девятовское» ЧҖҖ мастеры. Гомуми эш стажы 47 ел. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, Алексеевск муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Эш дәверендә ул гади эшчедән цех җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Алексеевск районы территориясендә генә түгел, республикада да күп кенә төзелеш объектларын төзүдә катнаша.

 

Валентина Михайловна Зиннәтуллина – балалар сәнгать мәктәбенең инструменталь бүлек укытучысы.

Аның гомуми эш стажы 44 ел. Алексеевск муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре. Валентина Михайловнаның укучылары республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурс-фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар. Хезмәттәшләре һәм балалар арасында хөрмәткә лаек кеше.

Зәйнуллин Фоат Һади улы – «Алексеевскдорстрой» ААҖ механигы. Гомуми эш стажы 44 ел. Ул «Россиянең мактаулы юлчысы» күкрәккә тага торган билгегә, «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеменә, «Фидакарь хезмәте өчен» Татарстан Республикасы медаленә ия.

Ул үз һөнәрен камил белә, тапшырылган эшкә җаваплы карый. Ул җитәкләгән бригада ремонтлаган техника беркайчан да тиз генә сафтан чыкмый. Техникаларның линиягә вакытында чыгуы һәм объектларда өзлексез эшләве аның тырыш хезмәте билгесе.

 

Идрисова Раилә Тәлгат кызы - «Төньяк Алексеевск» ВЗП АҖның өлкән икътисадчысы. Гомуми эш стажы 48 ел.

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы икътисадчысы дипломы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Ул 33 ел кассир булып эшләгән, инде 15 ел план-икътисад бүлеге белән җитәкчелек итә. Ул үз эшен яхшы белгән җаваплы һәм намуслы хезмәткәр.

Анна Ивановна Крылова – спорт мәктәбенең шәфкать туташы. Гомуми эш стажы 54 ел. Ул ТРда физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хатына ия. Эш дәверендә ул үзен җаваплы, вазифасын төгәл башкаручы хезмәткәр буларак күрсәтте. Ул чаңгы ярышларында актив катнаша. «III яшь төркеме» катнашучылары арасында күп тапкырлар җиңүче булды, «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтендә актив катнашучы булып тора.

Николай Павлович Кузьмин – «Алексеевск керамика»сы ААҖ ремонт-механика цехының 5 разрядлы слесаре. Гомуми эш стажы 29 ел. Аның ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы грамотасы бар. Ул үзен белемле, эшен яхшы белүче белгеч буларак күрсәтте. Ул көн саен кузлалы краннарга, кран-балкаларга, әзер продукция конвейерына хезмәт күрсәтә һәм аларны ремонтлый. Пунктуальлеге, үзенә югары таләпчәнлеге һәм профессиональ үсешкә омтылышы белән аерылып тора.

 

Татьяна Николаевна Мишанина –  Алексеевск үзәк район хастаханәсе хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы.

Гомуми эш стажы 38 ел. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табибы грамоталары белән бүләкләнгән. Татьяна Николаевна теоретик белемле һәм бай практик тәҗрибәле, грамоталы белгеч. Хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында абруйга һәм хөрмәткә лаек.

 

Нургалиев Раниф Рафаэль улы  Алексеевск районы бүлегенең шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторының сак төркеменең полиция йөртүчесе. Гомуми эш стажы 24 ел. Күп тапкырлар ЭЭМның бүлек җитәкчесе, ТР эчке эшләр министры тарафыннан бүләкләнде, шулай ук Россия ЭЭМның Рәхмәт хаты да бар. Ул 3, 2 һәм 1 дәрәҗәдәге «Хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Хезмәттәшләре һәм район халкы арасында зур абруйга ия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев