Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск район башлыгының Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы.

Алексеевск район башлыгының Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы.

Хөрмәтле юл хезмәт-чәннәре һәм ветераннары! Якшәмбе көнне сез һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез. Хезмәтегез, тигез юлларыгыз өчен чын күңелдән котлауларны һәм ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Көн саен сез икътисад һәм юл хуҗалыгы үсешенә, машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләр куркынычсызлыгына мөһим өлешегезне кертәсез. Илнең иминлеге сыйфатлы юлларга бәйле. Сез шәһәрләрне һәм авылларны бергә тоташтырасыз, кешеләрне очраштырасыз.

Сез юл челтәрләре төзелешенең сыйфатын даими яхшыртуга омтыласыз. Сезнең фидакарьлекнең югары дәрәҗәсе республикадан читтә дә билгеле. Сезнең хезмәтегез республика җитәкчелеге, ил җитәкчелеге куйган зур һәм иң амбициоз бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.  Федераль юллар булсынмы, региональ әһәмияттәгеләреме, болар барысы да белем һәм һөнәри осталык  таләп итә.

Сезгә нык сәла-мәтлек, иминлек, барлык куелган планнарыгызның тормышка ашуын һәм теләгән максатларыгызга ирешүегезне телим!

 

Район башлыгы

Сергей Демидов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев