Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск районы халкы «ZOV доброй воли» акциясендә катнашуларын дәвам итә

«Красный Восток» клуб бинасында беренче кирәк-ярак әйберләре, дарулар, җылы кием (йон оекбашлар, термобельё, перчаткалар) җыю оештырылган.

Бирегә шулай ук рәсемнәр белән ярдәм хатларын да алып килеп була. Авыл халкы да солдатларыбыз өчен әйберләр җыюга кушылды. Зирекле, Войкино, Биләр һәм башка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр киемнәр һәм дарулар җыйды. Җирлек башлыклары аларны әйберләрне кабул итүче волонтерларга тапшырды.

«Без бары тик кием һәм дарулар гына кабул итәбез, ә акчаны чиркәүдә җыялар», - дип билгеләп үтте клуб директоры һәм “Просторный” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Некрасова.

Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Әйберләрне җыю клуб бинасында – Есенин ур.19 йорт адресы буенча сәгать 8дән 19га кадәр бара.

 

Воскресенск чиркәвендә Алексеевск районыннан мобилизацияләнгәннәр өчен квадрокоптерга акча җыю оештырылды.

Украинага китәргә әзерләнүче сугышчыларга заманча разведка чаралары кирәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм алга таба катнашачак кешеләр өчен беренче кирәк-ярак әйберләре, шулай ук квадрокоптер сатып алу өчен акча җыю бара. Иганәләрегезне чиркәү лавкасында калдырырга мөмкин. Беренчеләрдән булып бу акциягә «Бал корты» балалар бакчасы хезмәткәрләре кушылды, алар җылы әйберләр һәм беренче кирәк-ярак әйберләре җыйды. Чиркәү лавкасы сәгать 8дән 15кә кадәр эшли.

Район оешмаларында һәм предприятиеләрендә дә сугышчылар өчен кием-салым җыела. Мәгариф бүлеге инде дарулар, җылы оекбашлар һәм эчке киемнәр җыйды. Ә ветераннар советы активистлары йон оекбашлар бәйли башладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев