Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевск районында өлкәннәрне вакциналаштыруга илтү дәвам итә

«Бриллиант» гаиләнең алтын сәламәтлеге

9 ноябрьдә бу хезмәттән дүрт кеше файдаланды. Алар арасында Абрамовларның «бриллиант» пары да бар иде. Гариза калдырган өлкәннәрне алырга автобус килде, юлда һәм вакциналаштыру пунктында аларны социаль хезмәткәр озатып йөрде. Прививка ясатканнан соң аларның барысын да өйләренә кайтарып куйдылар.

Геннадий Павлович Абрамов сөйләвенчә, алар өчен бу инде икенче вакцина булган.

«Без карчыгым белән бик канәгать, барысы да әйбәт. Мин инде социаль яклау хезмәткәренә дә, автобус йөртүчесенә дә рәхмәт әйттем һәм хәзер дә чын күңелемнән шундый мөмкинлек һәм безгә булган игътибар өчен рәхмәтемне белдерәм. Барысы да бик уңайлы: - безне бирегә алып килделәр, без инде икенче тапкыр булганга безгә берни дә тутырырга кирәкми иде, шунда ук прививка ясадылар. Кайтканда җәяү кайттык – үзебез шулай хәл иттек, бераз урам буйлап саф һавада йөреп кайтырга теләдек. Беренче тапкыр да безне бирегә алып килделәр һәм без бик уңышлы гына төшке аш вакытына эләктек, шуңа кеше булмады. Прививка ясатудан курыкмадык, карчыгым белән шунда ук аның кирәк булуын аңладык. Үзебезне яхшы хис итәбез, температура да, башка симптомнар да булмады. Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт», - дип уртаклашты Геннадий Павлович.

Ирле-хатынлы Абрамовлар инде 60 ел бергә гомер итәләр. Нина Павловна белән Геннадий Павлович ике бала үстергәннәр, аларның өч оныклары һәм ике оныкчыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев