Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскида ата-аналарга һәм педагогларга балалар тәрбияләүдә булган яңа карашлар турында сөйләделәр

Агарту чарасы «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында узды.

А.А. Малафеева исемендәге 1нче Алексеевск мәктәбендәә ата-аналар һәм мәктәп укытучылары заманча мәгариф яңалыклары һәм проблемалары турында белү өчен җыелды. Чарада катнашучылар алдында педагогика фәннәре кандидаты Владимир Дергунов чыгыш ясады. Психолог Әлфия Махатадзе балалар һәм ата-аналар өчен лекция үткәрде. Ә педагогика фәннәре кандидаты Наталья Реснянская ата-аналарны шәхси кабул итте.

Чара ата-аналарда зур кызыксыну уятты, чөнки чыгыш ясаучылар алар һәм педагоглар өчен мөһим темаларга кагылдылар. Мәсәлән, Владимир Дергунов билгеләп үткәнчә, хәзерге мәктәп балага БДИда дөрес җавап сайлау өчен бары тик ятлап өйрәнергә мөмкин булган мәгълүматны бирүдән бигрәк, уйларга һәм анализларга сәләтле иҗади, актив шәхес тәрбияләргә тиеш.

«Без хәзер «бөек яңарту» дип аталган бусагада торабыз, ул, аны булдыручылар фикере буенча, традицион кыйммәтләрне һәм яшәү рәвешен юк итәргә тиеш. Бу процесс белән көрәшеп, Россия алгы сызыкта тора. Ә Украинадагы вакыйгалар – бу бер чылбырның боҗралары. Илебез җиңүче булып чыксын өчен балаларга, киләчәк буынга зур игътибар бирергә кирәк. Балага алдагы язмышын сайлаганда басым ясарга кирәкми - тормыш аңа нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген үзе күрсәтәчәк. Иң беренче чиратта аның өчен һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер ата-ана булырга кирәк. Балаларыгызны ешрак кочаклагыз һәм атнага бер тапкыр булса да бергә вакыт үткәрегез, мәсәлән, өстәл уеннары уйнагыз яки кич белән бергә кино карауны традициягә кертегез. Гаиләне шулай ук актив ял итү: спорт яки поход та берләштерә. Иң мөһим киңәш – ерты ел саен бергә сәяхәт итегез. Бу кечкенә генә сәяхәт, күрше шәһәргә генә булса да ярый, иң мөһиме – бергә. Һәм сезнең гаиләләрегездә буыннар бердәмлеге булсын, чөнки өлкәннәрнең файдалы тормыш күнекмәләре бар, алар шуларны оныкларына да тапшыра ала», - дип киңәшләрен бирде алексеевскилыларга Владимир Александрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев