Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскида мактау тактасы яңартылды

Барлык төп өлкә хезмәткәрләре дә мактауга лаек булды. Укучыларыбызны хезмәт ударниклары белән җентекләп таныштырабыз.

Гайнетдинов Радик

Сәетдин улы - 2нче Алексеевск мәктәбенең технология укытучысы. Гомуми эш стажы - 22 ел. Аның ТР Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы бар. «Мәгарифтә ир-ат педагог» номинациясендә «Киләчәк йолдызлары» бөтенроссия конкурсының 1нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнгән. Ул «ТРның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе». Яшьармиячеләр отрядын җитәкләп, өлкән яшьтәге алексеевскилыларга ярдәм итә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирә.

Платонова Марина

Алексеевна - Зур Полянка фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер. Гомуми эш стажы - 37 ел. Аның Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, Алексеевск район башлыгының Рәхмәт хаты бар. Эшләү дәверендә Марина Алексеевна үзен кирәкле һөнәри күнекмәләргә һәм эшлекле сыйфатларга ия булган белемле һәм квалификацияле белгеч буларак күрсәтте. Ул кешеләрне аңлый торган һәм ярдәмчел ханым.

Сафонов Иван

Андреевич - ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы ТР ПСС ДКУ   3нче Алексеевск зона эзләү-коткару отрядының 2нче класслы коткаручысы. Гомуми эш стажы - 20 ел. Иван Андреевич “Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдәге казанышлары өчен”, “Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы” медальләре белән бүләкләнде. “Булгария” теплоходы һәлакәте нәтиҗәсендә баткан кешеләрне эзләүдә, шулай ук “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгынны бетерүдә катнашты.

Абдуллина Венера Мөсәллим кызы - “Оазис” пекарнясы мөдире. Гомуми эш стажы - 36 ел. Венера Мөсәллим кызы сәүдә һәм җәмәгать туклануы системасында озак еллар хезмәт иткәне өчен предприятиенең Мактау грамотасы, Алексеевск районы башлыгының Мактау грамотасы,  “Алексеевск кыңгырау чыңы” фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны ашатуны оештыруда үзеннән зур өлеш керткәне өчен Алексеевск благочиние протоиерей Павел Чурашовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Черемных Илья

Алексеевич - бадминтон буенча тренер. Гомуми эш стажы - 14 ел. ТР спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, югары тренер категориясенә ия. Бадминтон үсеше өчен җан ата. Алексеевск спорт мәктәбендә 6 ел эшләү дәверендә Алексеевск спортчыларын халыкара дәрәҗәгә чыгарды, Россия чемпионнарын һәм бадминтон буенча халыкара турнирлар призерларын тәрбияләде. Аның бистәбездә заманча дөньякүләм бадминтон үсеше үзәген булдыру буенча зур планнары бар.

Егоров Владимир

Николаевич - “Көньяк-Алексеевск” АҖ филиалы механизаторы. Авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 30 ел тәшкил итә. Владимир Николаевич эшчеләрнең, механизаторларның һәм терлекчеләрнең лаеклы ышанычын һәм хөрмәтен казана. Теләсә нинди эшкә җаваплы карый. Бөртекле культураларны җыеп алган өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан һәм Алексеевск районы башлыгыннан берничә тапкыр грантлар алган. 

Зиннәтуллина Наталья

Валерьевна - Зиннәтул-линнар крестьян-фермер хуҗалыгының “Биләр страуслары”  экофермасы җитәкчесе. Биредә узучы экскурсияләр балаларга һәм олыларга бик күп уңай эмоцияләр китерә. Наталья Валерьевна үз эшендә иң мөһиме туган җиреңә булган мәхәббәт дип саный: кайда тудың- шунда кирәк булдың принцибы белән яши. Наталья тормыш иптәше  белән бергә туган ягыбыз үсешенә һәм аны төзекләндерүгә кулдан килгәнчә өлеш кертә. Наталья һәрвакыт ярдәмчел һәм ачык йөзле. Күп кенә федераль һәм республика грантлары иясе.

 

Вәлиев Нургаян

Нургали улы - “Алексеевскдорстрой” ААҖ бульдозер машинисты. Гомуми эш стажы -35 ел. Бүләкләүнең түбәндәге төрләре бар: II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, “ТРның атказанган төзүчесе” мактаулы исеме, “Транспорт объектлары төзелеше өчен” медале, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты, “Идел-Вятскуправтодор” ФКУның Мактау грамотасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев