Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскидагы ресурс үзәге базасында кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар әзерли башлаячаклар

Мәктәптән үк Кооперация мохитендә.

Үзәк кооператив хәрәкәте өчен кадрларны күпбаскычлы әзерләү системасында: мәктәп кооперативларында укудан һәм беренче практикадан башлап кооперация предприятиеләрендә эшкә урнашканчыга кадәр берләштерүче бүлек булачак.

Безнең районга Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов җитәкләгән делегация килде. Район башлыгы Сергей Демидов кунакларны Левашево авылында Республика программасы кысаларында төзелгән модульле типтагы авыл кибете мисалында халыкка хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре белән таныштырды. Шунда ук Алексеевск районының райпо автолавкалары да тәкъдим ителде.

Халыкка хезмәт күрсәтүдә авыл кибетләре һәм автолавкалар барлыгы бергә, асылда, Татарстанның уникаль тәҗрибәсе. Мондый төр сәүдә итү белән районның иң ерак авыллары да урап алынган. Бу, үз чиратында, авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга китерә.

Кунаклар шулай ук Алексеевск райпосының әзерләүче оешмасында да булдылар, әзерләү эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләре белән таныштылар. Кунакларга дару әзерләү чималы, йон һәм тире склады күрсәтелде. Таныштыру программасының чираттагы пункты булып җирле азык-төлек комбинаты булды. Шунда ук үз продукциясе, ягъни, ит продуктлары, икмәк-күмәч эшләнмәләре, балык продукциясе, лимонад күргәзмәсе оештырылган иде.

«Кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге – авыл территорияләрен үстерүнең нигезе» гамәли семинары барышында мәктәп укучыларын кооператив фәннәрен укыту планнары турында билгеле булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге, Татарстан Кулланучылар берлеге, Казан кооператив институты һәм Россия кооперация университеты вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров һәм башка төбәкләрнең кулланучылар кооперацияләре вәкилләре кооператив сыйныфларын оештыру проектын гамәлгә ашыру файдасына фикерләрен белдерделәр һәм кооператорларны мәктәптән үк әзерли башларга кирәк, дип билгеләп үттеләр. Бу карар Россия кооперация университетының Казан кооператив институты белән Алексеевск районы хакимияте арасында кооперацияне үстерү ресурс үзәге эшендә катнашырга ниятләү турындагы беркетмәгә кул кую белән ныгытылды.

 

Үсеп килүче буын вәкилләрен кулланучылар кооперациясе системасына өйрәтү һәм җәлеп итү күздә тотыла. Мәктәп укучылары-кооператорлар заказчыларга чималны (макулатура, дәвалау үләннәре һ.б.лар) тапшыра һәм шулай ук үз продукцияләрен ярминкәләрдә үзләре мөстәкыйль рәвештә бөтен циклны– җыюдан алып сатуга кадәр башкара алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев