Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җанварлар турында кайгырту белән

Родники мәктәбе укучылары кыргый хайваннарны тукландыру акциясендә катнаштылар.

Җәй буе балалар мәктәп яны участогында яшелчәләр үстерделәр һәм алынган уңышның бер өлеше белән алар хайваннар белән дә бүлештеләр. Элегрәк Родники авылыннан ерак түгел урманга кыр кәҗәләре өчен җимлек куелган иде. Яшь табигатьне яратучылар анда ташкабаклар һәм 50 килограмм кишер салдылар. Шулай ук кыргый хайваннар өчен 25 килограмм ашлык һәм 10 килограмм тоз әзерләгәннәр.

“Ел саен без мондый акцияләргә район мәктәпләре укучыларын җәлеп итәбез, аларда балачактан табигатькә мәхәббәт һәм урманга сак караш тәрбияләнсен. Акциядә җирле аучылар да катнашты, алар балаларга безнең урманнарда яшәүче хайваннар турында сөйләделәр”, - дип хәбәр итте Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторы Сергей Самсонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев