Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аварияләр саны азая

Алексеевск районы дәүләт автоинспекциясе 9 ай эчендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен игълан итте.

«Агымдагы елның 9 ае эчендә Алексеевск районы юлларында 223 юл-транспорт һәлакате булган, шуларның егермесендә зыян күрүчеләр булган, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 2се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда һәлак булучылар белән булган юл - транспорт һәлакәтләре саны 71,4% ка, аварияләрдә үлүчеләр – 25,9%, җәрәхәтләнүчеләр саны 38,1%ка кимегән. Әйтик, 2021 елда 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган һәм 2се төрле җәрәхәтләр алган.

Теркәлгән һәлакәтләрнең күбесе транспорт чараларын йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле башкарыла.

Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып балалар куркынычсызлыгы тора, монда шулай ук балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимү билгеләнде. Бүгенге көндә 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала төрле җәрәхәт алган. Ел саен үткәрелә торган статистик мәгълүматларга анализ шуны күрсәтә: яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашындагы юл фаҗигаләре күпчелек очракта май аеннан сентябрь аена кадәр теркәлгән. Әйтик, агымдагы елның августында 2 юл-транспорт һәлакәте булган: Некрасов урамында велосипедта хәрәкәт иткән балигъ булмаган баланы бәрдергәннәр, һәм Казан-Оренбург автомобиль юлының 83 чакрымында юл чатында торган транспорт чарасын бәрдергәннәр, аның салонында балигъ булмаган бала булган.

Автоинспекторлар автотранспортта балигъ булмаганнарны йөртү белән бәйле хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча машина йөртүчеләргә карата даими тикшерүләр үткәрә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артында йөрүче машина йөртүчеләрне ачыклауга аерым игътибар бирә. Әйтик, әлеге чорда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле 73 очрак ачыкланган.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уздыра торган рейд чаралары һәрвакыт юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, аларның нәтиҗәләрен киметүгә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булган хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин.

 

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - ул юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу сәбәпләрен кисәтүгә һәм аларның нәтиҗәләренең катлаулыгын киметүгә юнәлдерелгән эшчәнлек. Юл хәрәкәтендә машина йөртүчеләр, җәяүлеләр, пассажирлар, шулай ук юл хәрәкәте белән бәйле башка затлар катнаша. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары белән актив эш алып бара һәм урамда булганда шәхси куркынычсызлыкны саклау, ата - аналарның балигъ булмаган балалары өчен җаваплылыгы турында искә төшерә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди», - дип сөйләде юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру комиссиясен җитәкләгән башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев