Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәтчәннәр бәйрәме

Бүген биредә авыл хуҗалыгы җитештерүе, предприятие һәм оешмаларның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Алексеевск Сабантуе кунак ларын район башлыгы Сергей Демидов котлады: “Алексеевск җире һәм аның халкы милли горефгадәтләргә тугрылык, хе з м ә т сө юч ә н л е к һәм осталык, профессиональ һәм мәдәни уңышлар, спорт казанышлары, их лас к у н а к ч ы л л ы к л а р ы белән дан тота. Бу б әйр әмдә авыл х е з м ә т ч ә н н ә р е н ә , производство алдынгыларына һәм туган бистәбез хакына намуслы хезмәт и т ү ч е л ә р г ә и х л а с р ә х м ә т с ү з л ә р е н җиткерәсе килә. Сабантуй, элеккечә үк, безнең бердәмлек, яхшыга ышаныч символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен!” Татарстан Республик а с ы П р е з и д е н т ы Рөстәм Миңнеханов исеменнән кунакларга Мәдәни мирас объе к т л а р ы н с а к л а у буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин мөрәҗәгать итте. Кунакларны милли ишегаллары, коймак пешерү, туку эше, б а лчык т ан әв әләп ясау буенча мастеркласслар белән каршы алды. Балаларны Ростов курчакларында күңелле аниматорлар мавыктырдылар, үзләре җитештергән продукция белән сыйладылар, ә яшьләр үз көчләрен традицион конкурслар һәм күңел ачуларда сынап карадылар. Әлбәттә, традицион ат чабышларыннан башка булмады. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып мотоблокларда узышу буенча ярышлар торды, ул Алексеевск Сабантуенда беренче тапкыр узды. Б е р е н ч е у р ы н н ы Урта Тигәнәле авылыннан Данис Зарипов яулады. Узышта җиңү өчен Даниска үз атын узыш өчен бераз җайлаштырырга туры килгән. “ Га з е т а д а и г ъ л а н күрдем һәм катнашырга булдым. Минем “Нива”мотоблогы, а н ы ң б е л ә н ө й д ә сөрәм, печән чабам. Ул үзе көчле, һәм мин аны бераз камилләштердем – зур көпчәкләр куйдым. Шуңа да барысыннан да тизрәк килдем. Киләсе елга тагын бер кат катнашасым килә, бүген барысы да ошады”, - ди Данис. «Алга» колхозыннан Ринат Ситдыйков чәчү батыры булды. Шулай ук Алексей Кузьмин (Алексеевск НП) Альгидрас Гельженис («Көньяк Алексеевск» ВЗП) билгеләп үтелде. Киерен - ке көрәшләрдән соң (Ахыры. Башы 1 нче биттә) көрәшчеләр арасында да батыр билгеләнде. Ул Биләрдән Олег Курнашев булды. Егетләр арасында Алексеевскидан Дмитрий Бакимов иң яхшысы булды. С а б а н б ә й р ә м е к о н ц е р т б е л ә н тәмамланды. Алекс е е в с к и л ы л а р н ы Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев