Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәүлид - динебезнең күркәмлеген күрсәтү ысулы

Мәүлид ае керү белән районыбыз мәчетләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килү көне уңаеннан күпләгән чаралар үткәрелә башлады.

Рабигыль-әүвәл аеның бер күркәм пәнҗешәмбесе көнендә районыбыз мәчетендә дә Мәүлид ашы узды. Бәйрәм имамыбыз Рөстәм хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуы һәм дога кылу белән башланып китте. Хәзрәт шулай ук Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Мәүлид Ән-Нәбинең мөселманнар өчен әһәмияте турында сөйләде. Пәйгамбәребезнең Исламны таратуда ныклыгын һәм тырышлыгын билгеләп үтте.

Аннан пәйгамбәре-безнең туган көне уңаеннан бик моңлы итеп мөнәҗәтләр көйләнде.

Мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсәдә башлангыч дини белем алучылар да әлеге чарада активлык күрсәттеләр,    викторина сорауларына тиз-тиз җавап биреп бардылар.

Мәүлид ашы бәйрәмгә килүчеләр тарафыннан әзерләнгән бай табын артында узды. Кардәшләребез ил-көннәребезгә тынычлык,  гаиләләребезгә иминлек теләп догалар кылдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев