Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Өлкәннәрнең зирәк теләкләрен тыңларга һәм ишетергә»

1 октябрь ел саен Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Алексеевск үзәк район хастаханәсе администрациясе һәм профкомы ветераннарны Игелек һәм хөрмәт көне белән өйләренә барып котладылар.

Өлкәннәр көне кысаларында табиблар үзләренең сәламәтлек саклау ветераннарының өйләренә барып, сәламәтлекләрен күзәтеп кайттылар.

Бу көнне Алексеевск районы сәламәтлек саклау ветераны Харитонова Зәйнәп Гыйльман кызына профсоюз оешмасы җитәкчесе Зәлия Вәлиева, табиб-терапевт Галиева Луиза Наил кызы һәм лаборант Гөлинә Хәсәнова килделәр. Алар ветеранны тулысынча тикшерделәр, ветеранның сәламәтлеге бик яхшы, дип билгеләп үтте Луиза Наил кызы.

Үзәк район хастаханәсе администрациясе, профсоюз комитеты һәм хезмәткәрләре бу тармакның барлык ветераннарына сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер тели.

Зәйнәп Гыйльман кызы Харитонова 30 ел гомерен шушы өлкәгә багышлады.

Ул 1936 елның 18 гыйнварында Чистай районы Татар Ялтаны авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә сәүдә-кооператив мәктәбен тәмамлап, 6 ел буе сәүдә хезмәткәре булып кооперация системасында эшли. Тик авыру әнисен терелтү теләге аны Казан медицина институтына алып килә, тик кызганычка каршы, яшь кыз әнисен дәвалап өлгерми... Педиатрия факультетын тәмамлагач, 1968 елда аны Алексеевск хастаханәсенә эшкә җибәрәләр.

Ул вакытта хастаханәдә нибары алты табиб эшли, шуларның икесе - педиатрлар. Алар авыру балаларны кабул итәләр, стационарга хезмәт күрсәтәләр, авылларга чыгалар. Якшәмбе көннәрендә 24әр сәгать кизү торалар, «Ашыгыч ярдәм» пункты юк, шуңа күрә табиблар үзләре дежур тора, һава торышы нинди булса да караңгы урамнар буйлап җәяү авырулар янына өйгә баралар.

“Эш авыр, ләкин кызык иде. Коллективыбыз тату иде, үзара аңлашып, хөрмәт итешеп эшләдек», - дип искә ала ул елларны Зәйнәп апа.

1977 елда сәламәтлеге буенча аңа вакытлыча яраткан эшен калдырып  дерматолог-венеролог булып күчәргә туры килә. Ә 1984 елда производство ихтыяҗы буенча ул инфекционист вазыйфасына күчерелә, шул ук вакытта табиб-дерматолог эшен дә берләштерә. 

Халыкка дәвалау-профилактика ярдәмен оештыру һәм күрсәтүдә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ул берничә тапкыр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Алексеевск район Советының Мактау грамоталары, үзәк район хастаханәсе баш табибының күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ул шулай ук «Россия Сәламәтлек саклау отличнигы» значогы һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 62 яшендә, 1998 елда ул  лаеклы ялга чыга.

Ире табиб Николай Петрович Харитонов белән 37 ел бергә яшиләр, дүрт бала тәрбиялиләр. Хәзер Зәйнәп Гыйльмановна көнгә 5 тапкыр намазын укып, күп вакытын догада,  уразалар тотып Аллаһы Тәгаләгә сыенып, тыныч кына кызы Лилия гаиләсе белән яши.

Лилия Макарова: “Мин әнием әйткән сүзләргә берничә фикеремне өстисем килә. Мин Алексеевскида тудым, шунда яшим, шунда эшлим. Минем әти-әниемне белгән, алар белән бергә үзәк район хастаханәсендә эшләгән кешеләр белән бик еш очрашам һәм аралашам. Бистәдә яшәүчеләрнең минем әти-әнием, аерым алганда, әнием турында җылы сүзләрен ишетүе күңелемә бик рәхәт, инде узган гасырда аның дәвалаган авырулары, миңа очрап, яки кайберләре өйгә килеп әниемә дәвалаувы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Минем әниемнең танышлары, элеккеге авырулары урамда очраганда да шулай зурлаулары,  рәхмәтле булулары, кайнар сәламнәр әйтүләре, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләүләре табиблык практикасыннан үзләрен савыктырган яки туганнарын һәм якыннарын терелтергә ярдәм иткән, дөрес диагноз куеп вакытында авыруны чигендергән өчен җавап итеп кабул итәм. “Яхшы кешегә кайда да яхшы”  дип юкка гына әйтмиләр. Кешеләр сине туктатып якыннарың турында яхшы сүзләр әйтү, бу бик күңелле. Хәтта кайберләренең, әниең минем өчен әнием кебек диючеләр дә бар, әниемнең ачык, чиста күңелле, игелекле кеше икәнлегенә бик күп тапкырлар инандым. Мин моның дөрес һәм шулай икәнен беләм. Без гаиләм белән әни белән яшибез, һәм әле дә әниемнән сәламәтлек турында киңәш сорап килүчеләр бар.

Минем үземә дә 50 яшь һәм елдан артык инде дәү әни статусында. Тормыш мәктәбен узган һәм бай тормыш тәҗрибәсе булган олы буын исән-сау булганда, без, яшьрәкләр, тормыш авырлыкларын һәм сынауларын җиңеп чыгарга көч табабыз, чөнки алар, безгә үзләренең, акыллы, зирәк киңәшләрен бирәләр һәм бөтен начарлыктан һәм ялгышлыктан саклыйлар, өлкәннәр булган җирдә бәрәкәт бар дип, элеккегеләр белми әйтмәгәннәр. Иң мөһиме - өлкәннәрнең зирәк теләкләрен тыңлау һәм ишетү! Бигрәк тә лаеклы тормыш тәҗрибәсе булса! Барлык өлкәннәргә сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телим”!

 Р. S.; Барлык өлкән кешеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз!  Бары тик тыныч көннәр һәм яхшы хәбәрләр, баш өстебездә аяз күк һәм һәр йортка тынычлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев