Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент бүләге

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Татарстан Президентының кабул итүендә Алексеевск районы делегациясе дә катнашты, аны район башлыгы Сергей Демидов җитәкләде. Делегациягә авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре, иң яхшы белгечләр, шулай ук ветераннар керде.

«Биредә бөтен республикадан аграр предприятие-ләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды. Алар барысы да өстәлләребездә ипи, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын өчен эшли», - дип сәламләде катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусинны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләде.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев